Дәүләт Советында «Беренчеләр хәрәкәте» активистларына паспортлар тапшырдылар

2026 елның 25 феврале, чәршәмбе, 17:02

Бүген Дәүләт Советында «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучыларга паспортлар тапшыру тантанасы булды. Россия Федерациясе гражданының төп документын Татарстан Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина тапшырды.

Тантанага күптән түгел генә 14 яшь тулган 16 укучы чакырылган иде. Алар – җәмәгать эшчәнлегендә, мәктәп тормышында, укуда һәм иҗатта үзләрен актив күрсәткән балалар.

«Без парламентта «Беренчеләр хәрәкәте» активистларын беренче тапкыр гына кабул итмибез. Белмим, кем үзен күбрәк бәхетле тоядыр – сезме, сезнең янга килеп, паспортлар тапшыручы һәм хакимиятнең закон чыгару органы эше турында сөйләүче безме, – диде Лилия Маврина. – Татарстан, ил Президенты Владимир Путин әйтүенчә, – Россиянең терәк төбәге. Димәк, безнең республика күп күрсәткечләр һәм рейтинглар буенча,  сезнең кебек,  һәрвакыт алдан бара».

Лилия Маврина укучыларга актив, кызыксынучан булуларын, бары тик алга омтылуларын теләде. «Бу истәлекле көндә сезгә киләчәктә дә битараф булмавыгызны, актив гражданлык позициясендә булуыгызны телисем килә. Үзеңне иҗатта, спортта таныту, үзеңдә булган сәләтне  үстерү мөмкинлеге булун телим. Ә республикада моның өчен бөтен шартлар да тудырылган, – диде Лилия Маврина. – Бүген сез, паспорт алып, хокукка гына түгел, җаваплылыкка да ия буласыз. Сезнең «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашуыгыз үз өстегезгә җаваплылык алырга һәм безнең дәүләт тормышында актив катнашырга әзер булуыгызны күрсәтә».

Бүген укучылар өчен Дәүләт Советы буенча экскурсия оештырылды, анда алар республиканың закон чыгару органы эше турында күбрәк белә алдылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International