Исерек хәлдә машина йөрткән һәм каршыга чыккан өчен җаваплылыкны көчәйтү: профильле комитет утырышында юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре каралды

2026 елның 11 марты, чәршәмбе, 16:22

Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды, анда депутатлар республика юлларындагы аварияләр белән бәйле вәзгыять турында фикер алыштылар, шулай ук җәмәгать судьяларын сайлау өчен кандидатуралар карадылар. Утырышны Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров үткәрде.

Республиканың суд участокларына җәмәгать судьяларын сайлау өчен кандидатларны ТР Югары Суды Рәисе урынбасары Николай Герасимов тәкъдим итте. Профильле комитет Айдар Трегуловны (Әгерҗе суд районы буенча 2 нче суд участогы) һәм Рамил Гатинны (Лениногорск суд районы буенча 1 нче суд участогы) вәкаләтләр чорын чикләнмичә җәмәгать судьялары итеп сайларга тәкъдим итте.

Бүгенге утырышта депутатлар республикада юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Сәмигуллин билгеләп үткәнчә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча республикада юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны арткан. 3339 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән (+1,9%), аларда 345 (+7,5%) кеше һәлак булган һәм 4085 кеше (+1,1%) җәрәхәтләр алган. Республиканың 21 муниципаль районында һәлак булучылар саны арткан.

«Быелның ике ае нәтиҗәләре буенча республикада 357 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 52 кеше һәлак булган һәм 456 кеше җәрәхәтләнгән, – дип билгеләп үтте Айрат Сәмигуллин. – Һәлак булучылар саны 20 кешегә артты, шул ук вакытта юл-транспорт һәлакәтләре саны 15кә, яраланучылар саны 27 кешегә кимеде».

Айрат Сәмигуллин шулай ук 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» федераль проектының төбәк өлешенә салынган «Транспорт куркынычы» күрсәткече (10 мең транспорт чарасына үлүчеләр саны) артмавын әйтте (фараз – 2,00 дән артык түгел; факт – 1,60).

Профильле ведомство мәгълүматлары буенча, 2025 елда юл-транспорт һәлакәтләре ешрак җирле әһәмияттәге трассаларда – 2324, төбәк һәм муниципальара юлларда – 544, федераль юлларда – 471 булган. «Быел юлларның барлык өч төрендә дә һәлак булучылар саны арткан, шул ук вакытта төбәкләрдә без барлык аварияләр күрсәткечләренең артуын күзәтәбез, ә һәлак булучылар саны 17 кешегә арткан. Юл-транспорт һәлакәтләрендә үлемнең төп сәбәпләре – бәрелешләр, җәяүлеләрне бәрдерү һәм юллардан читкә чыгу», – дип сөйләде Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Сәмигуллин.

Докладчы әйтүенчә, җәяүлеләрне бәрдерү һәлак булучыларның 20%  диярлек тәшкил итә. Җәяүлеләрне бәрдерү нигездә тәүлекнең караңгы вакытында, уңайсыз һава шартларында, җәяүлеләр кичүләрендә була. «Шул ук вакытта һәлак булган җәяүлеләрнең 55% ы үзләренең юл хәрәкәте кагыйдәләренә битараф булулары аркасында бу хәл килеп чыккан, – дип билгеләп үтте Айрат Сәмигуллин. – Төп сәбәп – җәяүленең бер максатсыз юлга чыгуы. Мондый үлүчеләр саны 8 кешегә арткан. Гомумән алганда, җәяүлеләр гаебе белән үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәтләре саны узган ел кимегән».

Узган елда исерек машина йөртүчеләр гаебе белән 237 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 54 кеше үлгән һәм 298 кеше зыян күргән. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исереклек билгеләре булган транспорт белән идарә итүнең 10 меңнән артык фактына чик куйган.

Айрат Сәмигуллин урам-юл челтәренең торышы турында сөйләгәндә, Татарстанда узган ел 132 авария куркынычы булган участок билгеләнгән, дип белдерде.

2025 ел нәтиҗәләре буенча 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 469 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 15 бала һәлак булган һәм 504е яраланган. 2024 ел белән чагыштырганда, аварияләрнең төп күрсәткечләре арткан: юл-транспорт һәлакәтләре саны – 35кә, үлүчеләр саны – 4кә, җәрәхәтләнгән балалар саны – 38гә.

«Пассажиры балалар булган юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау чараларының берсе буларак дәүләт автоинспекциясе идарәсе исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән, шулай ук каршыга чыккан өчен җаваплылыкны көчәйтергә тәкъдим итә, – дип мөрәҗәгать итте парламентарийларга Айрат Сәминуллин.  – Законга кертелгән үзгәрешләр пассажир балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең санын һәм куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип саныйбыз. Әлеге инициативаны хупларга тәкъдим итәбез».

«Безнең комитет юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре белән шөгыльләнде һәм шөгыльләнәчәк, – дип ассызыклады Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров. – Сезнең тәкъдим каралачак. Хуплау – димәк, закон чыгару инициативасы белән Дәүләт Думасына чыгу. Ләкин моның өчен безгә Татарстан Республикасы буенча саннар нигезендә генә түгел, ә башка регионнар белешмәләре нигезендә дә күбрәк материал җыярга кирәк. Без билгеле бер эш башкарачакбыз, бу саннарны алачакбыз һәм Дәүләт автоинспекциясе белән бергә эшләячәкбез».

Депутат Игорь Бикеев бу нисбәттән юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау мәсьәләләрендә балаларның ата-аналары белән эшләү өстенлекле булырга тиешлеген билгеләп үтте. «Әни кешенең яисә әбинең балигъ булмаган бала белән тиешсез урында юлга чыгуын еш күрергә туры килә. Бу хокук бозу. Димәк, киләчәктә алар үзләре балаларының һәм оныкларының үлеменә сәбәп булырга мөмкин. Өлкән туганнар үз җаваплылыгының даирәсен аңларга тиеш. Машина йөртүчеләр генә гаепле түгел бит. Әгәр алар тискәре үрнәк күрсәтәләр икән, фактта юл казасында катнашучылар булып торалар», – диде Игорь Бикеев.

 «Бәлки, чыннан да, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләмен арттырырга кирәктер, – дип ассызыклады депутат Илдар Шамилов. – Күрәсең, 500 сум – ул инде җәза буларак сумма түгел. Бәлки, штрафлар күләмен арттыру турындагы закон инициативасы белән чыгарга кирәктер. Башка ысуллар да бар. Мин үзем машина йөртүче буларак билгеләп үтә алам, юлларда ясалма тигезсезлекләр бик яхшы нәтиҗә бар».

Депутат Марат Бариев М-12 трассасының Татарстандагы участогында ни сәбәпле юл-транспорт һәлакәтләре булуы белән кызыксынды. «Бу юлда тизлек чикләүләре юк, чөнки бу юлда видеофиксация камералары урнаштыру каралмаган, –  дип җавап бирде Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Сәминуллин. – Фото һәм видеофиксация камераларын урнаштыру кагыйдәләрен регламентлаштыручы 257 нче федераль закон кысаларында трассаларда аварияләр еш була торган урыннар билгеләнергә тиеш. Бу юлда авыр юл-транспорт һәлакәтләре бар, әмма алар юл-транспорт һәлакәтләренең туплану урынын тәшкил итми. Нәтиҗәләрнең авырлыгы арткан очракта, әлеге юлда фото һәм видеофиксация җайланмаларын урнаштыру мәсьәләсе куелачак».

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International