Фәрит Мөхәммәтшин Җиңү диктанты турында: «Без үз геройларыбызны истә тотарга тиеш»

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе, 17:24

Бүген Казан Кремленең Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында «Җиңү диктанты» халыкара акциясенә багышланган күргәзмә ачылды. Быел Җиңү диктанты сигезенче мәртәбә уза һәм 24 апрельдә республиканың биш йөздән артык мәйданчыгында оештырыла. Күргәзмәне оештыручыларны һәм кунакларны Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

 «Җиңү диктанты -традицион акция, аның аша без ата-бабаларыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыклары турындагы истәлекне буыннан-буынга тапшырабыз, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Республикабызның 700 меңгә якын кешесе Бөек Ватан сугышы фронтларына китә, яртысыннан артыгы сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаый. Аларның истәлеген саклап, без җиңүчеләрнең мирасын намус белән  йөртәчәк яшь буыннарны тәрбиялибез. Без үз геройларыбызны истә тотарга тиеш». 

Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе ассызыклаганча, Җиңү безнең күпмилләтле Россия халкы өчен уртак булды. Татарстанда гына да 175 милләт вәкиле дус һәм тату яши, һәм аларның һәркайсының өлеше гаять зур.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, акциянең зур тәрбия функциясе бар, һәм республика бердәмроссиялеләре яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча бу зур эшне дәвам итәчәк, шулай ук яңа форматлар эзләячәк.

“Бердәм Россия"нең төбәк бүлеге Секретаре фотокүргәзмәне оештыручыларга чараны югары дәрәҗәдә оештырулары, аның мөһим мәгърифәтчелек миссиясе һәм тарихи хәтерне саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

  24 апрельдә оештырылачак мәйданчыкларның берсендә, шулай ук онлайн рәвештә диктантпобеда.рф сайтында теләгән һәркем үзенең тарих буенча белемен тикшерә алачак. Татарстанда бүгенге көндә 500дән артык мәйданчык оештырылган. Аларны теркәү дәвам итә. Акциянең федераль җиңүчеләре кыйммәтле призлар белән бүләкләнәләр һәм 9 майда Мәскәүнең Кызыл мәйданында уза торган Җиңү парадының мактаулы кунаклары булу мөмкинлеге алалар.

Алда торган диктант сораулары Бөек Ватан сугышының төп вакыйгаларыннан тыш, юбилей даталарына, СВО һәм Халыклар бердәмлеге темасына багышланачак.

Татарстан Республикасы Милли музееның генераль директоры Айрат Фәйзрахманов билгеләп үткәнчә, Милли музей һәм аның филиалы – Бөек Ватан сугышы музее – ел саен Татарстанда Җиңү диктантын язуның төп мәйданчыкларының берсенә әверелә. Диктантны төрле халык һәм дәүләт вәкилләре, төрле яшьтәге кешеләр яза, һәм бу, Айрат Фәйзрахманов әйтүенчә, бик гыйбрәтле, чөнки бу акциядә күбрәк кеше катнашкан саен, Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хакыйкатьне дөньяда күбрәк беләләр.  Моннан тыш, Милли музей республиканың башка туган якны өйрәнү музейлары өчен проект офисы һәм акциянең методик үзәге булып тора.

“Җиңү диктанты” халыкара тарихи акциясе Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы тарихи хакыйкатьне яклауга һәм мәдәни мирас һәйкәлләрен саклауга юнәлдерелгән  “Тарихи хәтер" федераль партия проекты кысаларында бөтен ил буйлап уздырыла.

2019 елдан бирле уза торган диктантта  катнашучылар һәм мәйданчыклар саны дистәләгән тапкырга арткан. Ел саен көндезге форматта гына да 20 меңнән артык татарстанлы катнаша.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International