Хабаровск крае парламенты Рәисе Николай Шевцов Татарстан Дәүләт Советында булды

2026 елның 18 апреле, шимбә, 09:32

Хабаровск крае Закон чыгару Думасы Рәисе Николай Шевцов Татарстан Республикасы Дәүләт Советында булды һәм Икътисад, инвестиция һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәен белән очрашты.

Парламентарийлар Татарстан Республикасы белән Хабаровск крае арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шул исәптән Россия Закон чыгаручылар Советы мәйданчыкларында һәм 1996 елның декабрендә имзаланган Хезмәттәшлек турындагы гамәлдәге беркетмә кысаларында. Хабаровск крае парламентарийлары Татарстан Дәүләт Советы белән хезмәттәшлек турында документны беренчеләрдән булып рәсми рәвештә имзалаганнар.

Дәүләт Советына визиты кысаларында Николай Шевцов Парламент үзәгендә, парламентаризм музеенда булды, республика парламентының закон чыгару эшчәнлеге, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше белән танышты.

Казанда Николай Шевцов Татарстанның мәдәни потенциалы белән таныша. Кичә Хабаровск крае парламенты җитәкчесе Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов белән ТР Милли китапханәсендә булды. Кунакка Милли китапханә тарихының төп этаплары, цифрлы ноу-хау һәм Татарстанның төп китап саклау инфраструктурасы үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Николай Шевцов уку залларында, шулай ук китапханәнең башка урыннарында булды һәм «Алтын ташбака» халыкара кыргый табигать фестиваленең фотографияләр күргәзмәсен карады, аның экспозициясе Халыкара конкурс финалистларының - 19 илдән 98 фотографның  120 фотосурәтен үз эченә ала.

Бүген Николай Шевцов Казан Кремлендә, Казан Мәрьям Ана иконасы соборында, шулай ук Иске Татар бистәсе музейларында һәм мәдәни-тарихи объектларында булырга ниятли.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International