Казан энергетика университетында Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан тантаналы парад узды

2026 елның 6 мае, чәршәмбе, 14:39

Бүген Казан дәүләт энергетика университетында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Ике меңгә якын беренче курс студентлары һәм югары уку йорты активистлары катнашындагы масштаблы парад бәйрәмнең төп вакыйгасы булды. Чарада катнашучыларны Дәүләт Советы депутаты, КДЭУ ректоры Эдвард Габдуллаҗанов сәламләде.

"Без бөек бәйрәмне  – фашист Германиясен Җиңүнең 81 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм безнең өчен изге. Безнең студентлар аны озакка истә калдырырлар дип уйлыйм», – дип белдерде  ул. 

Росгвардия полкы оркестры музыкаль озату астында КДЭУ мәйданы буйлап студентларның иҗтимагый оешмалары, Цифрлы технологияләр һәм икътисад институты, Электр энергетикасы һәм электроника институты, шулай ук Атом һәм җылылык энергетикасы институты вәкилләре сафка басты. Ике ай дәвамында студентлар парадка физик тәрбия кафедрасы укытучылары белән бергә әзерләнделәр.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков билгеләп үткәнчә, безнең ата-бабаларыбыз дөньяның иң бөек армияләренең берсенең сыртын сындырганга 81 ел узган. "Без чыдадык һәм җиңдек! Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм, нык сәламәтлек һәм озын гомер телим”, - диде Рәсим Баксиков.

Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Владимир Жаворонков билгеләп үткәнчә, Җиңү көне турындагы истәлек кешеләр йөрәгендә яши. "Минем буын вәкилләре мәйданнар буйлап дәртләнеп йөргән ветераннарны күрделәр. Хәзер төп бурыч – бу хәтерне саклау һәм тапшыру. Бүген сүз ветераннар турында гына түгел, тылда җиңү яулаган кешеләр турында да бара. Без КДЭУда җыелдык, ә энергетиклар – үзенчәлекле һөнәр ияләре. Аларга шактый авыр өлеш эләкте, бигрәк тә Казанда, анда дистәләгән завод эвакуацияләнде», - дип сөйләде Владимир Жаворонков.

Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышы геройларын бер минут тынлык белән искә алдылар һәм «Энергетикларга багышлана» рельефлы композициясенә гирлянда салдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International