Казанда Социалистик хезмәт Герое Илдус Мостюковка һәйкәл ачтылар

2026 елның 7 мае, пәнҗешәмбе, 13:37

Бүген Казанда Социалистик хезмәт Герое Илдус Шәйхелислам улы Мостюковка һәйкәл ачылды. Чара Җиңү көне алдыннан Арча зиратындагы Дан аллеясендә узды. Һәйкәлне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Социалистик Хезмәт Герое Илдус Шәйхелислам улы Мостюковны легендар шәхес дип атады. "Бу ил тарихында тирән эз калдырган күренекле галим. Ул-чыннан да легендар шәхес. 1980 елда Илдус Мостюков «үзебезнеке-читенеке» бердәм дәүләт танып белү системасын булдырган өчен Ленин һәм СССР Дәүләт премияләренә ия була. Ул илебезнең инженер һәм конструкторлык мәктәбе үсешенә, илнең оборона сәләтен һәм иминлеген арттыруга зур өлеш кертә", - диде Рөстәм Миңнеханов һәйкәл ачу тантанасындагы чыгышында.

Татарстан рәисе сынчыларга Илдус Мостюковка һәйкәл ясаулары өчен рәхмәт белдерде. Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, журналистлар белән аралашканда күренекле татарстанлыларның истәлеген мәңгеләштерү һәм казанышларын тану кирәклеген билгеләп үтте. «Һичшиксез, Илдус Мостюков, Борис Кузнецов һәм башка бик күп кешеләрнең, барлыгы 400-йөздән артык татарстанлының казанышларын хөрмәтләү-яшь буынга патриотик тәрбия бирүнең мөһим юнәлеше", - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов Илдус Мостюков турындагы шәхси хатирәләре белән дә уртаклашты. «Мине һәрвакыт аның тыйнаклыгы, кешелеклелеге һәм аралашудагы гадилеге гаҗәпләндерде», – диде ул.

Социалистик Хезмәт Герое, «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы рәисе Любовь Смирнова Илдус Мостюковның 1999 елда «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасын җитәкләвен искә төшерде. Бу иҗтимагый оешмага Советлар Союзының барлык геройлары, сугышчан һәм Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалерлары, соңыннан – Россия Геройлары кергән. «Илдус Шәйхелисламович әйткәнчә, үсеп килүче буын үз каһарманнарын белергә тиеш, - ди  Любовь Смирнова. - Мәктәпләргә герой исемнәре бирелде, бүген республикада шундый 12 мәктәп бар. «Татарстан Геройлары» оешмасы да геройлар турында китаплар чыгару белән шөгыльләнә, бу басмаларны без батырлык дәресләрендә чыгыш ясаган мәктәпләргә бүләк итәбез».

Ачылу тантанасында шулай ук Илдус Мостюковның улы Фәрит Илдус улы Мостюков чыгыш ясады.

Чара Илдус Мостюков һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Кабер өстенә куелган һәйкәлнең авторы - Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Зөлфия Мөхәммәдьянова.

Тантанада шулай ук ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International