Депутатлар округларда

2026 елның 8 мае, җомга, 09:00

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашты, аларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады.

7 майда Дәүләт Советы депутаты Евгений Солтанов Бөек Ватан сугышында катнашкан эчке эшләр министрлыгы ветераны Харис Салихов янына барып аны Җиңүнең 81 еллыгы белән котлады, ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Очрашу вакытында Харис Салихов үзенең сугышчан юлын искә төшерде.  Ул Венгрия, Чехословакия, Австрия өчен барган сугышларда катнаша. Көнбатыш Украинада хезмәт итә, Бандеров формированиеләре белән көрәштә катнаша. Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгының Харьков хәрби-сәяси училищесында, СССР Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгының хәрби институтында укый, Мәскәүдә милициядә хезмәт итә, ТАССР партия органнарында эшли, 1965 елда Татарстан Эчке эшләр органнарына килә, 1977 елда эштән китә. 98 яшьлек Харис Салих улы – Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Мемориаль-культ комплексының бер өлеше булып торган «Хәтер» мәчетенең имам-хатыйбы.

7 майда Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров «Бердәм Россия» партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

7 майда Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева Яшел Үзән районына эш сәфәре белән барды, анда Җиңүнең 81 еллыгына багышланган чараларда катнашты. Шул ук көнне Ирина Терентьева Яшел Үзән музыка театрының премьера спектаклендә булды.  

6 майда Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллин тыл хезмәтчәне Маһинур Шәмсетдинованы якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады. Депутат ветеранга республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар ирештерде.

Маһинур Шәмсетдиновага быел 95 яшь тула. Сугыш елларында туган авылы Кукмара районының Киндеркүл авылында колхозда эшли. Аның әтисе белән абыйсы сугыш кырларында ятып кала. Шул еллардагы авырлыкларны һәм кайгыларны исенә төшереп, ул радиодан сугыш башлану турындагы хәбәрнең ничек коточкыч яңгыравы, әтисен һәм абыйсын фронтка озатулары, авылда авыр эшләүләре һәм әнисенең ничек вафат булуы турында сөйли.

6 майда Татарстан Республикасы Милли музеенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Байрак – Җиңү символы» акциясе узды. Чарада Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева катнашты. Музей фондларыннан тантаналы рәвештә Татарстан АССР территориясендә оештырылган 146 нчы укчы дивизиянең 280 нче артиллерия полкы байрагын алып чыктылар. Дивизия Берлинны штурмлауда катнаша.1942 елда ТАССР Югары Советы Президиумы бу байракны полкка фронтка озатыр алдыннан тапшыра. 1961 елда байрак СССР Кораллы көчләренең Үзәк музееннан республиканың төп тарихи музеена кайтарыла. "Бөек Җиңү алдыннан без тарих битләрен ачарга, ата-бабаларыбызның батырлыкларын искә төшерергә тырышабыз. Сугыш байракларына аерым мөнәсәбәт. Бу символ һәм хәрби ядкарь, ул намус, батырлык, данны гәүдәләндерә", – дип белдерде Ирина Терентьева.

5 майда Җиңү көне алдыннан Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов исемендәге кадет мәктәбе территориясендә урнашкан 1941-1945 елларда һәлак булганнар истәлегенә монументка чәчәкләр салынды. Чарада Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова катнашты. "Бүген буыннар бәйләнеше аеруча нык сизелә. Мәктәп укучылары арасында Ватанны саклауга баскан һәм махсус хәрби операциядә катнашкан яшьләр күп. Без һәлак булганнарның батырлыгы алдында баш иябез һәм бүген илебезне яклаучыларга тирән рәхмәтебезне белдерәбез», – диде Ольга Воронова.

4 майда Дәүләт Советы депутаты Фәнис Нурмөхәммәтов “Җиңү уты” акциясендә катнашты. Эстафета 9 майда Мәңгелек утта кабыну өчен предприятиедән предприятиегә уза.  Җитәкчесе Фәнис Нурмөхәммәтов булган “Казэнерго” АҖ эстафетаны “Эчемлекләр” оешмасыннан кабул итте һәм "Татэнерго" АҖенә тапшырды. «Хәтер уты» акциясе буыннарны берләштерергә һәм Бөек Ватан сугышы геройларын искә алырга чакыра. Ут батырлык, хезмәт һәм сыгылмас ихтыяр көчен символлаштыра.  «Безнең өчен бу чарада катнашу зур әһәмияткә ия, бүген без Җиңү утын кабул итәбез, шуның белән ата-бабаларыбызның батырлыгын һәм фидакарьлеген искә алабыз», – дип белдерде Фәнис Нурмөхәммәтов.

4 майда Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов Казан хосписы хезмәткәрләре белән бергә Урицкий паркындагы Бөек Ватан сугышы мемориалы территориясен тәртипкә китерделәр.

"Бу – безнең күпьеллык традиция, һәр елны май башында хоспис хезмәткәрләре белән паркның бу өлешендә тәртип урнаштырабыз, сугыш геройлары истәлегенә хөрмәт күрсәтәбез", – диде депутат.

4 майда «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге мәйданчыгында «Өлкән буын» партия проекты кысаларында халык программасын гамәлгә ашыру турында фикер алышу булды. Киңәшмәдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева һәм Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова катнашты. Республиканың хезмәт министрлыгы вәкилләре, «Россия Пенсионерлар берлеге» һәм ветераннар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән берлектә депутатлар халык программасына кертү өчен яңа актуаль тәкъдимнәр ясадылар. Моннан тыш, «Өлкән буын» федераль проектының иҗтимагый советы эшчәнлеге турында фикер алыштылар һәм якындагы перспективага өстенлекле бурычлар билгеләделәр. "Бүген өлкән буын вәкилләре укырга, эшләргә, актив тормыш рәвеше алып барырга тели. Күпләр сәламәтлеккә игътибар бирә, сәяхәтләр, аралашу һәм үзенең уй-хыялларын тормышка ашыру турында хыяллана»  – дип белерде Ольга Воронова.

1 майда  Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты комитеты рәисе Леонид Якунин эш сәфәре белән Кама Тамагы районында булды, анда Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чараларда катнашты.  

1 майда Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов эш сәфәре белән Лениногорскида булды, анда Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган парадта катнашты. Митинг төрле һөнәр ияләрен һәм буын кешеләрен берләштерде, йөрештә предприятиеләрнең хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм профсоюз активистлары катнашты.  

30 апрель көнне «Бердәм Россия» партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә мошенниклык гамәлләренә каршы тору темасына вебинар узды. Модератор булып Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов чыгыш ясады. Фикер алышуда эчке эшләр органнары, банк, юридик өлкәләр, шулай ук риэлторлар гильдиясе вәкилләре катнашты. Сүз мошенникларның корбаны булмау һәм моның өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында барды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International