«Татарстан - Яңа гасыр» депутат төркеме җыелышы булды

2026 елның 8 июне, дүшәмбе, 10:14

Бүген Дәүләт Советында «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы узды.

Депутатлар Дәүләт Советының егерме беренче утырышының көн тәртибе, «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте белән СВО ветераннары өчен махсус эш урыннары булдыру мәсьәләләре буенча уртак күчмә утырыш нәтиҗәләре, шулай ук Ватанны саклаучыларның хәтерен саклауга һәм мәңгеләштерүгә багышланган булачак утырышны уздыру программасы турында фикер алыштылар.  Утырышны Дәүләт Советында «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов үткәрде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International