Закон үз көченә керде

2026 елның 22 июне, дүшәмбе, 15:32

Дәүләт Советының егерме беренче утырышында кабул ителгән яңа республика законнары үз көченә керә. Законнар кече һәм урта бизнеска, аерым алганда шикәрле эчемлекләр җитештерүчеләргә ярдәм итүгә һәм сайлау кампанияләре процедураларын төгәлләштерүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү хокукына ия гражданнар исемлеге киңәйтелә. Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләре буенча аерым закон кертелә.

Тулырак – безнең «Закон үз көченә керде» даими рубрикасында.

Татарстан үз керемнәре күләме буенча дүртенче урында

9 июньдә «2025 елгы Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында» 31-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде

2025 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше 605 млрд 137 млн сум тәшкил иткән, шул исәптән бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәре – 493 млрд сум. Үз керемнәре күләме буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында республика, 2024 ел позициясен саклап, дүртенче урынны алган. Үз салым керемнәрендә республика бюджетына һәм җирле бюджетларга керә торган физик затлар керемнәренә салым аеруча әһәмиятле булып калган. Татарстан Республикасы бюджетына – 156 млрд сум, җирле бюджетларга 68 млрд сум күчерелгән. Салым керүнең уңай динамикасына икътисадта уртача хезмәт хакының үсеше йогынты ясаган.

Узган ел нәтиҗәләре буенча республика бюджеты чыгымнары 605 млрд 388 млн сум тәшкил иткән. Бюджет үтәлеше чыгымнарның керемнәрдән артып китүе – 251,4 млн сум. Барлык социаль йөкләмәләр тулысынча үтәлгән, барлык дәүләт программалары һәм илкүләм проектлар гамәлгә ашырылган, социаль өлкәгә, юл төзелешенә, торак-коммуналь хуҗалыгына, төзекләндерүгә инвестицияләр кертелгән, федераль һәм республика дәрәҗәсендәге планлаштырылган массакүләм мәдәни һәм спорт чаралары үткәрелгән. Бюджет акчалары, гадәттәгечә, социаль өлкәгә һәм инфраструктура үсешенә юнәлдерелгән. Илкүләм проектлар кысаларында республика казнасыннан 46,5 млрд сум бүлеп бирелгән, шуның 26,4 млрд сумы — федераль акчалар.

2025 елда Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты чыгымнары 92 млрд сумнан артык булды

22 июньдә «2025 елгы Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында» 33-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде

2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды (алга таба - Фонд) керемнәре 93,2 млрд сум, чыгымнары – 92,6 млрд сум тәшкил иткән.

Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетыннан бюджетара трансфертлар 80,9 млрд сум тәшкил иткән, шул исәптән территориаль мәҗбүри медицина иминияте программасын гамәлгә ашыруга субвенция – 80,7 млрд сум. Табиблар һәм урта медицина персоналы хезмәтенә түләү чыгымнарын финанслашуга бюджетара трансфертлар 203,6 млн сум тәшкил иткән.

 «2025 елда Фонд бюджетының керемнәре һәм чыгымнары 2024 ел белән чагыштырганда 12,3 млрд сумга һәм 12,4 млрд сумга арткан», – дип белдерде  ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев.

Арча районының Сарай-Чокырча тимер юл разъезды торак пункты бетерелә                                                                                                           

3 июльдә «Татарстан Республикасы Арча районы Сарай-Чокырча тимер юл разъездын бетерү турында һәм «Арча муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 35-ТРЗ номерлы номерлы Закон үз көченә керә

Закон Арча районындагы Сарай-Чокырча тимер юл разъезды торак пунктын бетерә. Хәзерге вакытта торак пункт урынында тимер юл һәм Чокырча тукталыш платформасы гына бар, йортлар һәм башка корылмалар юк. Шулай ук электр линияләренең терәкләре, үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү, су агызу, газ белән тәэмин итү, социаль объектлар һәм мәдәни мирас объектлары юк.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Урта Курса авылы халкы торак пунктны бетерү инициативасын хуплаган.

Шикәрле эчемлекләр җитештерүчеләргә дәүләттән ярдәм алу мөмкинлеген кире кайтарыла

22 июньдә «Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына үзгәреш кертү хакында» 39-ТРЗ Закон үз көченә керде

Документ шикәрле эчемлекләр җитештерүче яки сатучы кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренә финанс ярдәме алуны тыюны гамәлдән чыгаручы федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә эшләнгән. Әмма бу ярдәм энергетиклар җитештерүчеләргә һәм сатучыларга кагылмый.

2023 елга кадәр предприятиеләр гомуми нигездә финанс ярдәме чараларыннан файдаланган. Әмма 2022 елда Салым кодексына кертелгән төзәтмәләрдән соң мондый эчемлекләр акцизлы товарларга әверелгән, бу автомат рәвештә аларны дәүләт ярдәмен алучылар исемлегеннән чыгаруга китергән. Агымдагы елның апрелендә кабул ителгән «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында» Федераль законның 14 статьясына төзәтмәләр әлеге коллизияне бетерү өчен хокукый нигез булып тора.

Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү турында

22 июньдә «Ватанны саклаганда һәлак булганнар истәлен мәңгеләштерүнең аерым мәсьәләләрен Татарстан Республикасында җайга салу хакында» 36-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде

Закон Ватанны саклаганда һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерү рәвешләрен,  әлеге өлкәдә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының вәкаләтләрен билгели.

Яшьләрне патриотик тәрбияләүгә, тарихи хәтерне һәм буыннар дәвамчанлыгын саклауга аерым игътибар бирелә.

Законның гамәлдә булу көчен шулай ук махсус хәрби операция барышында бурычлар үтәгәндә алынган яралардан, контузияләрдән, гарипләнүләрдән яисә авырулардан һәлак булганнар һәм вафат булганнар турында истәлекне мәңгеләштерүгә дә тарату тәкъдим ителә.

Аерым статья белән Татарстан Республикасы Хәтер китабын алып бару һәм саклау тәртибен раслау мәсьәләләре җайга салына.

Мәҗбүри күченүчеләргә һәм качакларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк

22 июньдә «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 12 статьясына үзгәрешләр  кертү хакында» 34-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде

Әлеге законны кабул итү республика законын түләүсез юридик ярдәмгә хокуклы гражданнар категорияләре исемлеге киңәйтелә торган федераль законга туры китерү зарурлыгына бәйле.

Мондый хокук мәҗбүри күченеп килүчеләр, качаклар дип тану турында сораучы, мәҗбүри күченеп килүчеләр, качаклар булып танылган йә Россия Федерациясе территориясендә вакытлыча сыену урыны алган затларга (социаль ярдәм чаралары күрсәтүгә, мәҗбүри күченеп килүчеләр, качаклар дип тануга, вакытлыча сыену урыны бирүгә яисә Россия Федерациясе гражданлыгын алуга бәйле мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткән очракта) бирелә.

«Билгеле сәбәпләр аркасында Украина, Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территориясендә Россия Федерациясе, Украина гражданнары һәм даими яшәү урыныннан китәргә мәҗбүр булган һәм Россия территориясенә килүче яки илнең башка субъекты территориясенә эвакуацияләнгән гражданлыксыз затлар саны артты. Аларның күпчелеге төрле характердагы мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәмгә мохтаҗ. Моңа кадәр аларның юридик ярдәм алырга хокуклары юк иде», – дип шәрехләде законны Дәүләт Советы депутаты Игорь Бикеев.

Сайлау процессына кагылышлы нормалар камилләштерелә

9 июньдә «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 32-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.

Закон белән Татарстан Республикасы Сайлау кодексына, «Татарстан Республикасы референдумы турында» һәм «Җирле референдум турында» Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертелде.

Аерым алганда, закон белән муниципаль районның, шәһәр округының җирле администрациясе башлыгының сайлаучылар, референдумда катнашучылар турында белешмәләрне булдыру һәм төгәлләштерү буенча бурычы төшереп калдырыла. Әлеге белешмәләр сайлаучыларны, референдумда катнашучыларны теркәүнең дәүләт системасыннан – сайлаучылар, референдумда катнашучылар турында белешмәләр булган үзәкләштерелгән мәгълүмат ресурсыннан (Сайлаучылар, референдумда катнашучылар регистры) файдаланып төзеләчәк, ул реаль вакыт режимында төгәлләштерелә.

Закон шулай ук тавыш бирү йомгаклары турында беркетмәләрне һәм җыелма таблицаларны электрон рәвештә төзү мөмкинлеген дә беркетә. Шул ук вакытта тавыш бирү йомгаклары турындагы беркетмәләрне һәм җыелма таблицаларны кәгазь чыганакларда рәсмиләштерү процедурасы сакланып кала.

Законда кандидатларның, сайлау берләшмәләренең финанс хисапларын, шулай ук сайлау фондларына акчаларның керүе һәм тотылуы турындагы белешмәләрне «Интернет» челтәрендәге сайлау комиссияләре сайтларында мәҗбүри урнаштыру беркетелә.

Законда  сайлаулар үткәргәндә сайлау комиссиясе тарафыннан теркәлгән кандидатлар исемлеген күрсәткән сәяси партия үзенең сайлау алды программасын кимендә бер дәүләт яисә муниципаль (сайлауларның дәрәҗәсенә карап) вакытлы матбугат басмасында бастырып чыгару яисә аны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге үз сайтында урнаштыра урнаштыру мөмкинлеге карала.

Моннан тыш, закон сайлаулар уздырганда агитация материалларында физик затның сурәтләрен куллану һәм (яисә) аның тавышын  бирү тәртибен билгели.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International