Лилия Маврина махсус операциядә катнашучы белән очрашты

2026 елның 8 июле, чәршәмбе, 13:17

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина хәзерге вакытта Луганск Халык Республикасы территориясендә хезмәт итүче махсус операциядә катнашучы белән очрашты. Очрашу бүген республика парламентында узды.

«Игла» кушаматлы сугышчы парламент депутатларына һәм Дәүләт Советы аппаратына үзе 2022 елдан бирле хезмәт иткән 1234 нче полк хәрбиләренә даими ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде. Быелның маенда ТР Дәүләт Советы сугышчыларга хәрби бурычларын үтәү өчен «УАЗ» автомобиле алып җибәрде.

Дәүләт Советы Секретаре белән очрашуга хәрби хезмәткәр «Помощь СВОим Татарстан» төркемендә волонтер булып эшләүче тормыш иптәше белән килгән иде.

Лилия Маврина Ватанны саклаучылар белән шәхси очрашуларның мөһимлеген билгеләп үтте һәм хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең барлык хакимият органнары өчен өстенлекле юнәлеш булуын ассызыклады. Әңгәмә барышында полкның конкрет ихтыяҗлары һәм алга таба аның хәрби эшчәнлегенә ярдәм итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International