Патриарх Кирилл Казанда Никола Тульский гыйбадәтханәсен изгеләндерү йоласын үткәрде

2026 елның 21 июле, сишәмбе, 11:55

Бүген Казан Богородица ирләр монастыренең яңартылган Никола Тульский гыйбадәтханәсен  изгеләндерү уңаеннан Патриарх гыйбадәтләре узды. Илаһи литургияне һәм изгеләндерү йоласын Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл җитәкләде. Чарада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров катнашты.

Изге Николай Чудотворецның Тула образы хөрмәтенә төзелгән гыйбадәтханәне торгызу Казан Богородица монастырен торгызуның чираттагы этабы булды. Биредә беренче булып Крестовоздвиженский храмын торгызганнар, аннары Казан соборын, аның беренче ташын изге Патриарх салган, һәм ул аны төзелгәннән соң изгеләндерү йоласын башкарган.

Изге Николайның Тула образы хөрмәтенә төзелгән гыйбадәтханәдә реставрация эшләре, Казан Богородица монастыреның тарихи биналарын торгызу буенча барлык эшләр кебек үк, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башкарылды.

Никольский чиркәве тарихи әһәмияткә ия. 1579 елда пәйда булган Казан Изге Ана иконасын беренче булып әлеге чиркәү кабул иткән. Соңрак бу изге урын хөрмәтенә Казан Богородица монастыре һәм Казан соборы төзелә.

Никольский храмы Казанда беренчеләрдән булып төзелә. Башта ул агачтан булган, 1816 елда аны таштан салганнар, җылытыла торган булган. Кыш көне анда Казан иконасын саклаганнар.

2024 елда Никольский гыйбадәтханәсен реставрацияләү башланды. Быел ул төгәлләнде. Барлык авырлыкларга һәм аның турында мәгълүмат аз булуга карамастан, архитекторлар аны торгыза алган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International