Дәүләт Советының егерме икенче утырышы ачылды

2026 елның 22 июле, чәршәмбе, 10:10

Бүген сәгать унда җиденче чакырылыш Дәүләт Советының егерме икенче утырышы ачылды. Президиум утырышның көн тәртибенә  16 мәсьәлә тәкъдим иткән иде, шул исәптән 10 республика законы проекты һәм бер федераль закон проекты.    

Беренче укылышка 10 закон проекты чыгарыла, алар – Татарстан Республикасы Бюджет кодексына, оешмалар милкенә салым, җирле үзидарә, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, муниципаль районнар һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына өлешле төзелеш өлкәсендә, шулай ук күпфатирлы йортлар төзү өчен кооператив әгъзаларының акчаларын җәлеп итү белән бәйле торак-төзелеш кооперативлары эшчәнлеге өлкәсендә дәүләт вәкаләтләрен бирү турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертүче закон проектлары.

Шулай ук административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына һәм халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге һәм адреслы социаль ярдәм турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проектлары беренче укылышта каралачак.  

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты депутатлар Марат Галиев һәм Александр Чубаров тарафыннан халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау өлкәсендә хокукый җайга салуны камилләштерү максатында эшләнгән «Татарстан Республикасында халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклауның аерым мәсьәләләре турында» закон проектын карауга әзерләгән.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты инициативасы белән утырышта «РФ Бюджет кодексының 241 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты каралачак. Документ аерым керемнәрне РФ субъектлары бюджетларына һәм муниципаль берәмлекләр бюджетларына күчерү мәсьәләләрен ачыклый.

Егерме икенче утырышта Татарстан Республикасы Сатып алулар эшчәнлеге өлкәсе хезмәткәре көнен билгеләү турында мәсьәлә каралачак.

Хөкүмәт сәгате кысаларында Татарстан Республикасында демографик сәясәтне гамәлгә ашыру турында мәгълүмат биреләчәк.

Егерме икенче утырышта шулай ук парламентның 2026 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалачак.  Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүматны Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов җиткерәчәк.

Депутатлар көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар. Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының егерме икенче утырышының көн тәртибе киңәйде һәм 21 мәсьәләне үз эченә ала:

1.Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2.Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару турында.

3.«2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 194-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

4.«Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 188-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

5.«Махсус инвестиция контрактларында катнашучы оешмалар өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәреш кертү хакында» 195-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

6.«Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 43 статьясына үзгәреш кертү турында» 193-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

7.«Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 186-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8.«Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Законының 72 статьясына үзгәреш кертү хакында» 187-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

9.«Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына үзгәреш кертү хакында» 184-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

10.«Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү өлкәсендә, шулай ук торак-төзелеш кооперативларының күпфатирлы йортны төзү өчен кооператив әгъзаларының акчаларын җәлеп итүгә бәйле эшчәнлеге өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 190-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11.«Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында» Татарстан Республикасы Законының 5 һәм 7 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 196-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

12.«Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» 199-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

13.«Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына хайваннар чирләрен кисәтү һәм бетерү, аларны дәвалау, кеше һәм хайваннар өчен уртак чирләрдән халыкны яклау чараларын үткәрүне оештыру өлкәсендә, шулай ук хайваннарга карата мөнәсәбәт өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законына һәм «Татарстан Республикасында хайваннарга карата мөнәсәбәт өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 51 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 197-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

14.«Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 191-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

15.«Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында» 189-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

16.«Татарстан Республикасында халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклауның аерым мәсьәләләре турында» 192-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

17.«Халыкның санитария-эпидемиология иминлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»
185-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

18.Татарстан Республикасы Сатып алу эшчәнлеге өлкәсе хезмәткәре көнен билгеләү турында.

19.«Россия Федерациясе Бюджет кодексының 241 статьясына үзгәреш кертү турында» 1261840-8 номерлы федераль закон проекты хакында (аерым керемнәрне Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына һәм муниципаль берәмлекләр бюджетларына күчерү үзенчәлекләрен билгеләү турында).

20.Хөкүмәт сәгате: «Татарстан Республикасында демография сәясәтен гамәлгә ашыру турында».

21.2026 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эше турында мәгълүмат.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин, РФ сенаторлары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнаша.

Дәүләт Советы сайтында, RuTube видеохостингында, парламентның «Вконтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларында утырыш турыдан-туры трансляцияләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International