"Бердәм Россия" фракциясе әгъзалары 2026 елның беренче яртыеллыгындагы эшкә йомгак ясадылар

2026 елның 22 июле, чәршәмбе, 09:50

Бүген Дәүләт Советының егерме икенче утырышы алдыннан «Бердәм Россия» фракциясе җыелышы узды, анда бердәмроссиялеләр фракциянең 2026 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясадылар. Мәгълүматны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов җиткерде.

Хисап чорында фракция тарафыннан 4 утырыш уздырылган, федераль һәм республика партия проектларын гамәлгә ашыруга кагылышлы 14 мәсьәлә каралган. Республика парламентына кергән 43 закон проектының 27се «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары тарафыннан кертелгән. Аларның 39ы республика Рәисе тарафыннан имзаланган һәм закон көченә ия булган.  

Юрий Камалтынов республика парламентының закон чыгару инициативаларына аерым тукталды. Аерым алганда, Дәүләт Советының «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертү хакында» закон чыгару инициативасы (илнең конституциячел корылышы нигезләренә, дәүләт һәм җәмәгать иминлегенә каршы юнәлдерелгән административ эшләрне карау өлешендә) федераль законга әверелгән (2026 елның 10 июнендәге 168-ФЗ номерлы закон).

Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, депутатлар эшчәнлегенең мөһим өлешен халык белән актив эшләү тәшкил итә. Хисап чорында үз округларында һәм беркетелгән районнарда, шәһәрләрдә фракция әгъзалары тарафыннан шәхси кабул итүдә 1564 кеше булган һәм 3561 мөрәҗәгать каралган.

Гражданнарны кабул итүнең расланган графигы нигезендә, фракция депутатлары Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итә, барлыгы 23 кабул итү уздырылган, 39 кеше кабул ителгән. «Бердәм Россия» партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның Татарстандагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә депутатлар тарафыннан 74 кабул итү уздырылган, 165 кеше кабул ителгән. Партиянең төбәк бүлекчәсенең җирле җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә 2026 елның 6 аенда фракция депутатлары тарафыннан 232 кабул итү уздырылган, 539 кеше кабул ителгән.

Юрий Камалтынов сүзләренчә, хисап чорында гражданнар мөрәҗәгатьләренең характеры үзгәргән. Әгәр элек торак-коммуналь хуҗалык, юл төзелеше һәм юл өслегенең торышы темалары зур шикаятьләр алып торган булса, быел мәдәният, мәгълүмат, спорт һәм туризм мәсьәләләре – 41,5%, мәгариф – 9,1%, халыкны социаль тәэмин итү – 9,3% алдынгы урыннарны били.

Фракция утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International