Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары сайланды

2026 елның 22 июле, чәршәмбе, 10:19

Бүген парламентның егерме икенче утырышында депутатлар кайбер суд участокларына Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турындагы мәсьәләне карадылар. Сайлауга кандидатларны ТР Югары суды Рәисе урынбасары Николай Герасимов тәкъдим итте.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тәкъдиме буенча, аның карары белән комитет җитәкчесе Александр Чубаров таныштырды, парламентарийлар өч елга республиканың җәмәгать судьялары итеп Азат Яһудинны (Казан шәһәренең Мәскәү районы буенча 6 нчы суд участогы), һәм Люзия Ганиеваны (ТР Түбән Кама районы буенча 11 нче суд участогы) сайладылар.

Вәкаләтләр вакытын чикләмичә Казан шәһәренең Яңа Савин районы буенча 2 нче суд участогына җәмәгать судьясы итеп Ләйсән Исмәгыйлеваны сайладылар.

Татарстанның Сарман районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын үтәү бер елга отставкадагы судья Илнур Юнысовка йөкләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International