Бюджетка өстәмә кергән 48,7 млрд сум инфраструктураны модернизацияләүгә һәм медицина җиһазлары сатып алуга юнәлдереләчәк

2026 елның 22 июле, чәршәмбе, 10:59

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан бюджеты турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов билгеләп үткәнчә, закон проекты 2026 елда бюджетның керем өлешен 48,7 млрд сумга арттыруны күздә тота. Республика бюджетын үтәү йомгаклары буенча беренче яртыеллыкта салым һәм салым булмаган керемнәрне 37,2 млрд сумга арттыру тәкъдим ителә. Салым булмаган керемнәр күләмен 2026 елга расланган планга карата 10 млрд сумга арттыру тәкъдим ителә. «Кире кайтарылмый торган кертемнәр» бүлеге Федераль бюджеттан бюджетара трансфертлар һәм башка кертемнәр буенча 11,5 млрд сумга арттырылган. 

Татарстан Республикасы бюджетының чыгым өлеше 65,7 млрд сумга артачак.

Документта индустриаль парклар, сәнәгать технопарклары инфраструктурасы объектларын төзүгә, модернизацияләүгә һәм реконструкцияләүгә, республика учреждениеләре өчен медицина, технологик җиһазлар, транспорт чаралары сатып алуга, шулай ук әһәмиятле фәнни, мәдәни һәм спорт чараларын уздыруга бәйле чыгымнар төгәлләштерелә һәм чагылдырыла.

«Бер үк вакытта бюджетның чыгым өлешендә кабул ителгән норматив хокукый актлар нигезендә бюджет акчаларын төп бүлүчеләр һәм бюджет классификациясе кодлары арасында ассигнованиеләрне яңадан бүлүне чагылдыру тәкъдим ителә, – дип билгеләп үтте министр. – Федераль бюджет кредитлары буенча бурычның 2/3 өлешен исәптән чыгару механизмы кысаларында 23,7 млрд сум күләмендәге бурычның бер өлешен түләүне, шулай ук исәптән чыгаруны исәпкә алып, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 79 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт бурычының югары чиге параметрларына төзәтмәләр кертү тәкъдим ителә».

Моннан тыш, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджетына бурыч йөкләнешен киметү максатларында статья кертелә, аның нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына Казан шәһәренең бюджет кредитлары буенча Татарстан Республикасы алдындагы бурычын күчерү,  һәм Казан шәһәренең түләү вакыты күчерелгән бурычының биштән дүрт өлешен гамәлдән чыгару хокукы бирелә. Бу шарт 2026–2030 елларда гамәлдән чыгарылырга тиешле бурыч күләмендәге акчаны максатчан файдаланган очракта гына гамәлгә ашырыла.

Күрсәтелгән тәкъдимнәр буенча 2026 елга Татарстан бюджеты керемнәренең гомуми күләме керемнәр буенча 600,9 млрд сум тәшкил итәчәк, чыгымнарның гомуми күләме – 631,8 млрд сум, дефицит –  30,9 млрд сум.

Бюджет кытлыгы финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгән. План чорының параметрлары үзгәрми.

Өстәмә доклад белән чыгыш ясаганда Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, икътисадта килеп туган вәзгыять бюджет керемнәрен 48 млрд 675,2 млн сумга арттырып фаразларга мөмкинлек бирә.

«Ирешелгән нәтиҗәләр дәүләт структураларының оператив чараларын һәм икътисадның барлык секторларының активлыгын чагылдыра, – дип басым ясады Леонид Якунин. – Финанс елы ахырына кадәр, элеккечә үк, төп бурыч булып бюджет тотрыклылыгын саклау, бюджет керемнәренең тиешле күләмен алу һәм бюджет акчаларын тоту буенча төгәл һәм дөрес карарлар кабул итү кала. Бюджетка тәкъдим ителә торган үзгәрешләр объектив характерда һәм төбәктәге реаль икътисадый вәзгыятьне чагылдыра. Алар бюджет сәясәтенең социаль юнәлешен киметмиләр, киресенчә, икътисадның төп секторларына, социаль өлкәгә һәм инфраструктура үсешенә ярдәмне көчәйтәләр».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International