Дәүләт Советы депутатлары ТАССРның йөзьеллыгы елында фәнни-тикшеренү эшләрен көчәйтергә чакырды

2020 елның 27 мае, чәршәмбе, 10:33

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның «ТАССРның 100 еллыгы: үткәне һәм бүгенгесе» докладын тыңлап фикер алышканнан соң, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы үзенең Карарын кабул итте.

Анда "1920 елның 27 маендагы «Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасы турында» Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетының һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советының уртак Декреты – ХХ йөзьеллыкта җөмһүриятебезнең тарихи юлын билгеләгән мөһим сәяси-хокукый акт ул", - диелә.

Документта билгеләп үтелгәнчә, республика тормышының башлангыч чоры катлаулы булды – Гражданнар сугышыннан калган җимереклек, 1921 – 1922 еллар ачлыгы, коллективлаштырудан һәм күпләгән репрессияләрдән килгән зыян. Ләкин, югалтуларга һәм авырлыкларга карамастан, республикада зур яңа эшләр алып барылды: сәнәгатьтә яңа тармаклар барлыкка килде, шәһәрләр һәм авыллар инфраструктурасы яхшырды.

ТАССР Верховный Советына 1938 елның 26 июнендәге беренче сайлаулар, әһәмиятле вакыйга булып, республиканың сәяси системасын ныгытуга зур өлеш кертте. Яңа закон чыгару органы профессионал идарәче кадрлар әзерләү урыны булды, анда җәмгыятьнең хокукый аңы формалашты.

Халкыбызның күтәренке рухы, хезмәттәге батырлыгы һәм аяусызлыгы  нәтиҗәсендә бу еллар эчендә республика алга киткән сәнәгате, фәнни һәм мәдәни куәте булган  тулы кыйммәтле совет автономиясенә әверелде.

Ил өчен җитди сынау Бөек Ватан сугышы булды. 700 мең  ватандашыбыз фронтка китте, шуларның яртысы сугыштан кире әйләнеп кайтмады, ә 200дән артык ул һәм кызга Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Республикага уннарча хәрби предприятие, фәнни-тикшеренү, белем бирү учреждениеләре эвакуацияләнде, алар, кыска вакыт эчендә  җитештерүне көйләп, Җиңүгә үзләреннән зур өлеш кертте.

"Республиканың төп байлыгы – аның уртак максатлар өчен тыныч вакытта да, сугыш елларында да берләшә алучы күпмилләтле халкы. Татарстан тарихы моны ышандырырлык итеп раслады, – диелә Карарда, – Татарстан Республикасы алга таба да безнең уртак илебезнең – Россия Федерациясенең икътисадый, мәдәни һәм рухи үсешенә үзенең тиешле өлешен кертүне дәвам итәр дип ышанабыз. "

Бәян ителгәннәрне искә алып, ТР Дәүләт Советы Татарстан дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына, барлык милек рәвешләрендәге оешмаларга, гражданлык җәмгыяте институтларына һәм яшьләр оешмаларына республика тарихы сәхифәләрен мәңгеләштерү,  ТАССРны һәм Татарстан Республикасын үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләребез истәлеген саклау, үсеп килүче буыннарга  республиканың казанышларын пропагандалау, татар телен һәм мәдәниятен, Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен  һәм мәдәниятләрен саклап калу һәм үстерү буенча алып барылган  эшләрне  дәвам итәргә тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле  органнарына киләсе утырышта, аңа сугыш һәм хезмәт ветераннарын чакырып һәм аларның республиканың социаль-икътисадый үсешенә керткән өлешен билгеләп, Татарстанның узган йөзьеллык тарихы турындагы мәсьәләне карауны тәкъдим ителде.

Республиканың иҗат берлекләренә Татарстан Республикасының бай тарихы тематикасын эшләүне һәм тормышка ашыруны дәвам итү,  ТР  Фәннәр академиясенә республика һәм аның күпмилләтле халкы тарихын өйрәнү һәм популярлаштыру буенча фәнни-тикшеренү эшен активлаштырырга тәкъдим ителде.

«Автономияле Татарстан Социалистик Совет республикасы турында» Декретка кул куйган көннән алып 100 ел турында» Дәүләт Советы Карарының тулы тексты парламентның рәсми сайтында «Документлар» бүлегендә, «Республика Татарстан» һәм «Ватаным Татарстан» газеталарында басылып чыгачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International