Хафиз Миргалимов: "Татарстан тарихында совет чоры − илнең якты дәвере"

2020 елның 27 мае, чәршәмбе, 13:16

Бүген Татарстан АССРның 100 еллыгына багышланган Дәүләт Советы утырышында республика парламентында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов чыгыш ясады.

Республика халкына партия үзәк комитетыннан һәм шәхсән аның рәисе Геннадий Зюгановтан котлаулар тапшырып, Татарстан коммунистлары җитәкчесе 26 майда КПРФның Татарстан төбәк бүлеге  Республика комитетының ТАССР юбилеена багышланган  тантаналы утырышы узды, анда Үзәк комитеты әгъзалары һәм партиянең уннан артык төбәк бүлеге җитәкчеләре катнашты, дип хәбәр итте. "Татарстан АССР төзелү Бөек Октябрь социалистик революциясе аркасында мөмкин булды, - дип билгеләде Хафиз Миргалимов. - Һәм без хаклы рәвештә РСФСР составында автономия төзү турындагы тарихи Декретта СССРга нигез салучы Ленинның  имзасы торуы белән горурланабыз. Әйе, совет чорында ил тарихында драматик, кайчак фаҗигале битләр дә булган. Әмма уңышлар, казанышлар, җиңүләр күпкә күбрәк булды. Совет хакимияте һәм большевиклар партиясе ил, Татарстан, шул исәптән гражданнар сугышыннан соң аякка бассын, үз индустриясен үстерсен һәм күмәкләштерүне үткәрсен, Бөек Ватан сугышында җиңсен һәм сугыштан соңгы икътисадны тиз арада торгызып куйсын өчен барысын да эшләде. Республикада йөзләгән предприятие төзелде, меңләгән мәктәп, югары уку йортлары һәм социаль учреждениеләр ачылды, сәнәгатьнең яңа тармаклары барлыкка килде".

Хафиз Миргалимов фикеренчә, совет еллары Татарстан тарихында иң якты сәхифәләр булып калачак. "Ул еллардагы республика казанышлары КПСС өлкә комитеты җитәкчелегендә һәм ил җитәкчелеге ярдәмендә барлык татарстанлыларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе булды, - дип басым ясады ул. - ТАССР үсешенә өлкә комитетының Беренче секретарьлары Зиннәт Моратов, Фикрәт Табеев, Рәшит Мусин, Гомәр Усманов һәм, әлбәттә, Минтимер Шәймиев зур өлеш кертте.  Алар җитәкчелек иткән  чорда тупланган көч-куәт нәтиҗәсендә Татарстан яңа гасырга иң аз югалтулар белән керде. Республика җитәкчелегенең бер-берсен аңлап эшли белүе Татарстанга социаль-икътисадый үсешнең төп күрсәткечләренең күпчелеге буенча Россия Федерациясенең әйдәп баручы, алдынгы төбәкләренең берсе булып калырга мөмкинлек бирде. Дөньяда икътисадый кризис белән бәйле вакыйгалар безнең җитәкчелекне, хәзерге Президентны ныклыкка, кризис күренешләрен җиңеп чыгу сәләтенә сыный".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International