Балаларның җәйге ялы барлык санитар таләпләрне искә алып оештырылачак

2020 елның 3 июне, чәршәмбе, 13:35

Бүген Социаль сәясәт комитеты утырышы булды, анда Татарстанда балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру төп мәсьәлә буларак каралды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова республикада балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыруның барышы парламентарийлар тарафыннан ел саен карала, дип билгеләп үтте. Өстәвенә, Комитет әгъзалары үз сайлау округларында балалар ялын һәм сәламәтлек саклауны оештыруны контрольдә тота. Җәйге кампанияне уздыруга аерым санитария режимы үз төзәтмәләрен кертте.

Бу нисбәттән Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, быел 1,8 меңнән артык ял итү учреждениесе оештырылачак: 119 стационар шәһәр яны лагере, 9 шифаханә-курорт оешмасы, 75 палатка лагере, көндез тору өчен 1024 мәктәп яны лагере,  659 хезмәт һәм ял лагерьлары, Кара диңгез яры буенда –  2 лагерь.

Быел Татарстанда 218 меңнән артык баланы ял итү, сәламәтләндерү белән тәэмин итү планлаштырыла, шуларның 183 меңе җәйге чорга туры килә. Элеккеге еллардагы кебек үк, балигъ булмаганнарның аерым категорияләренә, шул исәптән балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә; коррекцион мәктәп-интернатларда укучыларга; тәрбиягә алынган балаларга; сәләтле, социаль актив балаларга; кадет интернат-мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләргә аерым игътибар бирелә. Министр урынбасары ассызыклаганча, 2020 елда шулай ук сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен сменалар планлаштырылган.

Ринат Садыйков сүзләренә караганда, узган елларда республика балалар лагерьларында күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты буенча күп сораулар һәм мөрәҗәгатьләр килгән, санитар-эпидемиологик, этика таләпләренә туры килмәве аеруча билгеләп үтелгән.

Килеп туган мәсьәләләрне хәл итү өчен Татарстан Президенты балаларны савыктыру лагерьларын капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү буенча республика программасы кабул итте. 2019-2020 елларда аның кысаларында 23 объект ремонтланган. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, бу сменага 500 кешегә яки бер сезонда 2 меңгә ял итүчеләр санын арттырырга мөмкинлек биргән. 2023 елга кадәр тагын 71 балалар лагерен тәртипкә китерергә кирәк булачак.

ТР яшьләр эшләре буенча министр урынбасары ассызыклаганча, быел медицина тикшерүенә һәм балаларны озатуга зур игътибар биреләчәк. Роспотребнадзор киңәшләре буенча, һәр ял учреждениесендә ике медицина хезмәткәре - шәфкать туташы һәм табиб булырга тиеш. Бу мәсьәлә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә эшләнәчәк.

"Тәкъдимнәр кысаларында лагерь балалары һәм персоналы бер көн эчендә килеп урнашып бетәргә  һәм смена барышында  чыгып йөрмәскә тиеш булачак. Хезмәткәрләр медосмотр узарга, шулай ук тестлаштыру узарга тиеш була. Быел, кызганычка каршы, ата-ана көннәрен үткәрүне чикләргә мәҗбүр булдык. Әгәр дә бала нинди дә булса сәбәпләр аркасында лагерьдан китсә, без аны кире кабул итә алмыйбыз ", - диде Ринат Садыйков.

Ул шулай ук җәйге ялны оештыручыларда социаль дистанцияләү буенча рекомендация мәсьәләләре сорау тудыра, мәсәлән, койкалар арасындагы ераклык 1,5 метрдан ким булмаска тиеш, болай эшләү ял итүчеләр санының шактый кимүенә китерәчәк, дип өстәде.

"Роспотребнадзор һәм РФ Мәгариф министрлыгы быел балаларны җәйге сәламәтләндерү кампаниясен 1 июльдә башларга тәкъдим итте. Без җәйге ялны оештыру буенча ведомствоара комиссия белән аерым ведомство лагерьларын иртәрәк - якынча 20 июньнән башлап җибәрү мөмкинлеген карыйбыз. Бүген андый лагерьларның исемлеге төзелә», - дип билгеләп үтте ул.

Татарстанда мәктәп яны лагерьларын, шулай ук хезмәт һәм ял лагерьларын августта ачарга планлаштыралар, дип хәбәр итте ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина. Бу ял төре Татарстанның 69 меңнән артык баласын һәм яшүсмерләрне колачлауны планлаштырыла.

Парламентарийлар бу мәсьәлә буенча фикер алышуда актив катнашты. Артем Прокофьев, имтиханнар үткәрү һәм мәктәп яны лагерьлары эшен оештыру белән бәйле рәвештә, җәйге чорда мәгариф өлкәсендә югары йөкләнешкә игътибарны юнәлтте.

Депутатлар укучы һәм эшләүче яшьләрнең ялын оештыру эшен көчәйтергә киңәш итте, алар еш кына игътибардан читтә  кала. Парламентарийлар лагерьларны капиталь ремонтлау буенча президент программасы кысаларында финанслау, һөнәри һәм эксперт берләшмәләре вәкилләре катнашында профориентация эшен көчәйтү мәсьәләләренә кагылды.

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина җәйге кампания вакытында инфраструктураны һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең, спорт мәктәпләренең һәм секцияләренең, мәдәният йортларының, авыл клубларының, китапханәләрнең мөмкинлекләрен файдалану тәкъдиме белән чыкты.

Комитет рәисе Светлана Захарова ВИЧ-инфекцияле ата-аналарның балалары өчен профильле смена оештыру мәсьәләсен карарга тәкъдим итте.

"Үсмерлек чорына кергән бу балалар үз диагнозы турында беләләр һәм алар психолог ярдәменә  мохтаҗ, - дип аңлатты ул. - Теге яки бу авырулардан интеккән балалар исемлеген арттырырга кирәк, һәм шифаханә-курорт юлламалары хисабына гына түгел. Бу балаларның җәйге ялда медицина хезмәткәрләре озатуында булуы мөһим».

Комитет әгъзалары ТР Хөкүмәте адресына рекомендацияләр чагылдырылган карар кабул итте.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International