Татарстан Президентын сайлаулар 2020 елның 13 сентябренә була

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе, 10:26

Татарстан Президентын сайлаулар 2020 елның 13 сентябренә билгеләнде. Бүген Дәүләт Советы утырышында шундый карар кабул ителде.

Татарстан Конституциясенең 75 статьясындагы 16 пункты, республика сайлау кодексының 104.2 статьясындагы 1 өлеше нигезендә Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, быелның сентябрендә Татарстан Республикасы Президентының вәкаләтләре чоры тәмамлана. “Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында” 2002 елның 12 июнендәге 67-ФЗ номерлы Федераль законның 10 статьясындагы 3 өлеше һәм Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 6 статьясындагы 2 өлеше нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына сайлауларда тавыш бирү көне булып елның сентябрь аеның икенче якшәмбесе тора, анда әлеге органнарның вәкаләтләре сроклары тәмамлана, - дип искә төшерде профильле комитет башлыгы, - Сайлау законнары таләпләре нигезендә сайлауларны билгеләү турындагы карар тавыш бирү көненә кадәр 100 көннән дә иртәрәк булмаган вакытта һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш”.

Дәүләт Советы тарафыннан 2020 елның 13 сентябренә туры килә торган сентябрьнең икенче якшәмбесенә Татарстан Республикасы Президентын сайлауларны билгеләү турында карар кабул ителде. Әлеге Карар басылып чыкканнан соң республикада сайлау кампаниясенә рәсми старт биреләчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International