2019 ел йомгаклары буенчаТатарстан Россия төбәкләре арасында үз керемнәре күләме буенча бишенче урынны алган

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе, 11:25

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2019 елда республика бюджеты үтәлеше турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

"Бюджет 2018 елның декабрендә кабул ителгән һәм 2019 ел дәвамында төгәлләштерелгән бюджет турындагы закон нигезендә планлаштырылган параметрларда гамәлгә ашырылган. Керемнәр һәм чыгымнар буенча бюджетның үтәлеше күрсәткечләре тышкы тикшерү һәм Хисап палатасы бәяләмәсе белән расланды ", - дип билгеләп үтте Леонид Якунин, закон проектын тәкъдим итеп.

Профильле комитет башлыгы сүзләренчә, бюджет үтәлеше нефть бәяләре кимү фонында рубль курсының көчсезләнүе шартларында тормышка ашырылды. Узган ел, катлаулы шартларга карамастан, Татарстанда, тулаем Россиядәге кебек үк, икътисадый үсеш тенденцияләрен саклап калу билгеләп үтелде.

Аерым алганда, ел нәтиҗәләре буенча республиканың тулай төбәк продукты 2 трлн. 584,3 млрд. сум булды, үсеш темпы 2018 ел дәрәҗәсенә карата 101%. Икътисадый активлык үсешенә төп уңай өлешне сәнәгать җитештерүе һәм авыл хуҗалыгы кертте. Сәнәгать җитештерүе күләме 2 трлн. 877 млрд. сум тәшкил итте. Сәнәгать җитештерүе индексы - 102,4 %.

2019 елда авыл хуҗалыгында продукция күләме 250,9 млрд. сум тәшкил иткән яисә 2018 ел дәрәҗәсенә карата 103%. Рейтинг күрсәткечләре буенча республика үз позицияләрен саклап калган.

"2019 ел нәтиҗәләре буенча республиканың социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре республика бюджетын үтәүгә уңай йогынты ясады, ул керемнәр буенча 2019 елда расланган беренчел планлаштырылган билгеләнештән 118,9% ка, яки ахыргы үзгәргән вариантта 102,1% ка арткан", - дип аныклап китте Леонид Якунин.

Республиканың финанслар министры Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, Татарстан территориясеннән 2019 елда бюджет, таможня җыемнары һәм пошлиналары, социаль фондларга 1 триллион 95 млрд. сум күләмендә акча җыелды.

Үз чиратында, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 849 млрд. сум салым һәм салым булмаган керемнәр кергән. 2019 елда берләштерелгән бюджетның керем өлешенә 337 млрд. сум күчерелгән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр - 299 млрд. сум. «Россия Федерациясе субъектлары арасында үз керемнәре күләме буенча республика бишенче урынны алды», - дип ассызыклады министр.

Республика бюджетына 288,5 млрд. сум кергән. Радик Гайзатуллин сүзләренә караганда, үз салым керемнәреннән табышка салым аеруча зур, ул 111,1 млрд. сум күләмендә кергән. Салымның төп кертемнәре предприятиеләр тарафыннан тәэмин ителгән. Салымның төп керемнәре "Нефть табу, газ һәм аларга хезмәт күрсәтү" тармагы предприятиеләре тарафыннан тәэмин ителгән, аларның түләүләр өлеше 59% тәшкил иткән.

Быел табышка салым керүгә бәйле вәзгыятьне анализлап, депутат Марат Галиев соравына җавап биреп, Радик Гайзатуллин "сизелерлек кимү, нигездә, нефть тармагы хисабына да" күзәтелә дип белдерде. 

Төп салымнарның берсе - республика бюджетына һәм җирле бюджетларга керә торган физик затлар керемнәренә салым. Берләштерелгән бюджетка - 81,7 млрд. сум, Татарстан Республикасы бюджетына - 55,5 млрд. сум кертелгән.

Кайбер салымнар җирле бюджетларга керә. Җир салымы 8,1 млрд. сум тәшкил иткән, физик затлар мөлкәтенә салым  - 1,8 млрд. сум.

Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына акцизлар 35,5 млрд. сум тәшкил иткән, республика бюджетына - 34,4 млрд. сум кергән.

Салымнан тыш керемнәр берләштерелгән бюджетка 16,8 млрд. сум, Татарстан Республикасы бюджетына - 10,3 млрд. сум күләмендә кергән.

Салымнан тыш керемнәр берләштерелгән бюджетка 16,8 млрд. сум, Татарстан Республикасы бюджетына - 10,3 млрд. сум күләмендә кергән.

2019 елда республика бюджетына кире кайтарылмый торган кертемнәр суммасы, профильле министрлык мәгълүматы буенча, 390 млрд. сум тәшкил иткән, шул исәптән федераль бюджеттан 36,9 млрд. сум.

2019 елда консолидацияләнгән бюджет буенча чыгымнар 322,1 млрд. сум тәшкил иткән, республика бюджеты буенча - 274,8 млрд. сум. Социаль өлкә учреждениеләрен һәм чараларын финанслауга чыгымнар 191,3 млрд. сум күләмендә тотылган, яисә чыгымнарның гомуми күләменең 59%ын тәшкил иткән, республика бюджеты буенча - 149,3 млрд. сум.

Социаль өлкәдә финанслау буенча иң күләмлесе - «Мәгариф» бүлеге. Бу бүлек буенча чыгымнарга 68 млрд. сум юнәлдерелгән (берләштерелгән бюджет буенча - 98,8 млрд. сум). Мәгариф объектларын капиталь ремонтлауга һәм яңа мәгариф объектларын файдалануга тапшыруга зур игътибар бирелгән. Былтыр 150 мәктәп, 112 балалар бакчасы, 17 ресурс үзәге ремонтланган. 2019 елда 5 мәктәп һәм 30 балалар бакчасы төзелеше тәмамланган.

“Сәламәтлек саклау” бүлеге буенча бюджет чыгымнары 2019 елда 25,1 млрд. сум тәшкил иткән, шул исәптән медицина иминияте акчаларын да кертеп исәпләгәндә  - 70,3 млрд. сум.

Иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасын гамәлгә ашыруга, ягъни паркларны, скверларны һәм су саклау зоналарын төзекләндерүгә һәм алга таба эшләтүгә 3 млрд. 851 млн. сум юнәлдерелгән, шул исәптән федераль бюджет хисабына - 2 млрд. 277 млн. сум. Шуның нәтиҗәсендә республика муниципаль берәмлекләрендә 69 объект төзекләндерелгән.

"Республиканың барлык социаль йөкләмәләре үтәлде, шул исәптән Татарстан Президентының Дәүләт Советына Юлламасында, Россия Федерациясе Президенты указларында куелган бурычлар да үтәлде. Күрсәтелгән йөкләмәләрне үтәү бюджетның социаль юнәлешен саклауга, финанс ресурсларын рациональ файдалануга, социаль проблемаларны адреслы хәл итүгә китерде», - дип ассызыклады Леонид Якунин, профильле комитет исеменнән чыгыш ясаганда.

Узган ел Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән илкүләм проектларны актив рәвештә гамәлгә ашыру башланды. Татарстанда проектларны гамәлгә ашыруга 26,5 млрд. сум җибәрелгән, шул исәптән 19,4 млрд. сумы – федераль бюджеттан, 7,2 млрд. сум  –  Татарстан Республикасы бюджетыннан. Әлеге финанс ресурслары исәбенә 341 социаль-мәдәни объект төзекләндерелгән. Халык өчен мөһим башка мәсьәләләр дә хәл ителгән. Быел, профильле комитет башлыгы сүзләренә караганда, илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 24,9 млрд. сум юнәлдерү ниятләнә.

2019 елда республиканың бюджет турындагы канунга кертелгән барлык дәүләт программалары да финансланды. Аларны гамәлгә ашыру чыгымнары 259,2 млрд. сум тәшкил итте (96,7 %). Әлеге чыгымнарның төп күләме (58,7%) «Кеше капиталы» юнәлешенә туры килә.

Республика муниципаль берәмлекләре бюджетларына 48,2 млрд. сум күләмендә трансфертлар җибәрелде, бу 2018 елга караганда 2,8 млрд. сумга күбрәк.

Узган ел нәтиҗәләре буенча республиканың дәүләт бурычы 93,7 млрд. сум тәшкил итте. Федераль бюджет алдында барлык расланган йөкләмәләр үтәлгән.

«Бүгенге яңа шартларда безнең алда икътисад тармакларының тотрыклы үсешен тәэмин итү, җитештерүнең югалган күләмнәрен торгызу, икътисадның, кече һәм урта бизнесның реаль секторына алга таба ярдәм итү, импортны алыштыру, халыкны социаль яклау чараларын көчәйтү бурычы тора», - дип ассызыклады Леонид Якунин чыгышын тәмамлап.

Закон проекты парламентарийларда шактый сораулар тудырды. Аерым алганда, Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин республикада үзара салым программасының ни дәрәҗәдә гамәлгә ашырылуын һәм аның перспективалары нинди булуын ачыклады. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда үзара салым 2013 елдан актив кертелде. Гражданнар җыйган һәр сумга республика бюджетыннан тагын дүрт сум бүлеп бирелә. Җыелган акчаларны кая җибәрергә икәнен халык үзе хәл итә, нигездә, бу төзекләндерү, юл төзелеше һәм ремонт мәсьәләләре. Иң мөһиме, - гражданнар үз территорияләренең тормышына битараф калмый. Финанс министры ассызыклаганча, быел республика бюджетыннан халыктан җыелган акчаларны финанслауга 1 млрд. сум акча бүлеп бирү каралган, узган ел да шул кадәр бүлеп бирелгән.

Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев  әйтүенчә, Хисап палатасы бюджет үтәлешенә тышкы тикшерү үткәргән. Бюджет чараларын гамәлгә ашыру тулаем алганда нәтиҗәле дип танылды. Әмма Хисап палатасы рәисе урынбасары фикеренчә профильле министрлыкларда бюджет акчаларын тотуның нәтиҗәлелеген арттыру резервлары бар.

«2019 елгы Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында» закон проекты түбәндәге параметрлар белән кабул ителде: керемнәр буенча - 288 млрд. 520 млн. 142 мең сум, чыгымнар буенча - 274 млрд. 812 млн. 103 мең 600 сум. Хисап елы керемнәрне 13 млрд. 708 млн. 38 мең 400 сумга артып үтәлде. Әлеге акчалар агымдагы, проблемалы финанс елы бурычларын үтәүгә күчкән.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International