КПРФ муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары мандатлары өчен көрәшне көчәйтергә ниятли

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе, 13:08

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов катнашында матбугат конференциясе булды, анда фракциянең 2020 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашуны ачып, Хафиз Миргалимов, узган ярты елда депутат-коммунистлар фракциянең 4 утырышын, 4 матбугат конференциясен, ТКХ һәм экология мәсьәләләре буенча 6 эш киңәшмәсен уздырдылар, дип хәбәр итте. Ул КПРФның коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә торак-коммуналь хуҗалык тарифларын 2019 ел дәрәҗәсендә калдыру тәкъдиме белән чыгуын искә төшерде, хәзерге вакытта гади халык та, бизнес-бергәлек тә зур финанс кыенлыклары кичерә, диде ул.

Спикер шулай ук сугыш чоры балалары буенча закон проекты өстендә эш дәвам итүе һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы елында әлеге документны федераль дәрәҗәдә кабул итүнең актуальлеге турында сөйләде.

Республикада Владимир Ульянов-Ленинның тууына 150 ел тулу уңаеннан юбилей чаралары узган, аларда партиялеләр актив катнашкан.

Партиянең Татарстан бүлегендә  КПРФ ҮК җитәкчесе Геннадий Зюганов катнашында онлайн режимда ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган тантаналы утырыш узган. Бу датага партия тарафыннан КПРФ эшчәнлегендә актив катнашучы затларның киң даирәсе бүләкләнәчәк юбилей медале чыгарылган.

Агымдагы елның алты аенда КПРФ фракциясе әгъзалары республика дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына, оешмаларга һәм иҗтимагый берләшмәләргә 200 депутат мөрәҗәгате юллаган. Партия әгъзалары тарафыннан 400 дән артык мөрәҗәгать  каралган, 400 кеше шәхси кабул ителгән.

Журналистларның сорауларына җавап биреп, Хафиз Миргалимов, үзәк комитет карары нигезендә, КПРФ агымдагы елның сентябрендә узачак Татарстан Президентын сайлауларда үз кандидатын тәкъдим итмәячәк, дип билгеләде. Аның сүзләренә караганда, партия көчләрен республика муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына сайлауларда тупларга ниятли. "Эш һәм вакыт белән тикшерелгән" кешеләр генә партиягә ярдәм итә алачак, дип ышандырды фракция җитәкчесе.

«Татарстан Республикасының хәзерге Президентының абруе зур һәм аңа ышаныч бик югары, - диде ул. - Сайлауларда, әлбәттә, катнашырга мөмкин булыр иде, әмма карар безнең партиянең үзәк комитеты тарафыннан кабул ителгәч, без аны үтәргә тиеш".

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International