Фәрит Мөхәммәтшин Министрлар Кабинетының тантаналы утырышында катнашучыларны республика башкарма хакимият органнары оешуга йөз ел тулу белән котлады

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе, 17:42

Бүген Казанда республика башкарма хакимият органнары - Татарстан Үзәк Башкарма комитеты (ТатЦИК) төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тантаналы утырышы узды. 1920 елның 25 июнендә Казан губерна башкарма комитеты хакимиятен Сәхип-Гәрәй җитәкчелегендәге АТССР Вакытлы Революция комитетына тапшыра. Яшь республика башкарма хакимиятенең беренче органнары формалаша. Тантаналы утырышта катнашучыларны һәм кунакларны Дәүләт Советы исеменнән Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Тантаналы утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, ветераннар катнашты.

Россия Президенты Владимир Путин татарстанлыларны ТАССР оешуга йөз ел тулу белән котлаган. Котлау телеграммасын РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин укыды. "Республиканың барлыкка килүе сезнең борынгы җирегезнең бай тарихында мөһим чор булды, гомер-гомергә Идел һәм Кама ярларында яшәүче халыкларның телен, уникаль мәдәни һәм рухи мирасын саклауга ярдәм итте, - диелә телеграммада, - күпмилләтле Татарстан Россия дәүләтчелеген ныгытуга, илебез икътисадын, фәнен, мәдәниятен, мәгарифен үстерүгә керткән өлеше белән горурлана. Һәм әлбәттә, илебезгә һәм дөньяга күренекле язучылар һәм шагыйрьләрнең, галимнәрнең һәм музыкантларның, абруйлы җәмәгать һәм дин әһелләренең гүзәл нәселен бүләк итүе белән дә. Бүген Татарстан Республикасы хаклы рәвештә алдынгы регионнарның берсе санала. Биредә эре инвестицияләрне җәлеп итү өчен шартлар тудырылган, сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында, энергетикада масштаблы инициативалар уңышлы тормышка ашырыла".

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин татарстанлыларга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин исеменнән котлау җиткерде.

Тантанада республиканың юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Иҗтимагый палатасының Мактаулы әгъзасы Илгиз Хәйруллин чыгыш ясады.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында республика башкарма хакимият органнары оешуга 100 ел тулу датасының әһәмиятен билгеләп үтте.

"Безнең республика үзенең йөз еллык тарихында кызыклы, бай, ә кайчагында фаҗигале юл узды, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, - илдә ниләр булса, шуларның барысы да  Татарстан тормышында да чагылды: 20 нче еллардагы ачлык, репрессияләр, Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы җимерекләр, СССРның таркалуы, яңа тарихта үз юлыңны эзләү... Бу вакыйгалар теге яки бу дәрәҗәдә залда утыручылар белән бәйле.

Дәүләт Советы Рәисе искәрткәнчә, 27 майда республикада «Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы турында» Декретка кул куюның 100 еллыгына багышланган парламент утырышы узган. Утырыш кысаларында Татарстан тарихы тирән анализланган, татарстанлыларның Ватаныбыз үсешенә керткән өлеше билгеләп үтелгән.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, республиканың уңышлары нигезендә милләтара тынычлык һәм конфессияара татулык ята. "Әгәр бу шулай булмаса, бернинди үсеш турында сүз дә була алмас иде", - дип басым ясады ул. Моннан тыш, республика парламенты башлыгы сүзләренә караганда, Татарстан җитәкчелегенең  акыллы сәясәте мөһим фактор булып тора. «Хөкүмәт алдына көн саен стратегик һәм агымдагы бурычлар, яңа мәсьәләләр куела, һәм без аларны бергәләп кенә хәл итә алабыз», - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.   

Чыгышының ахырында Фәрит Мөхәммәтшин чарада катнашучыларны тагын бер кат республика тарихындагы истәлекле дата белән котлады һәм 1920 елның 25 июнендә чыккан  “Хезмәт байрагы” газетасының күчермәсен тапшырды. Анда Казан губерна башкарма комитетының тантаналы утырышы турында игълан бастырылган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International