СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
февраль, 2026 ел
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шәһәр һәм район мәгариф бүлекләре, тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре, 2026 елгы Парламент дәресен оештыруда һәм үткәрүдә катнашучы республика педагоглары белән очрашты. Очрашу республика проекты башланыр алдыннан узды. Быел парламент дәресләре республиканың барлык мәктәпләрендә 16-28 февраль көннәрендә узачак һәм Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланачак. Дәреснең темасы «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыбыз!» дип атала.
7
февраль, 2026 ел
Хөрмәтле ватандашлар! Сезне ихлас күңелдән Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне белән котлыйм. Бүген республика Югары Советы тарафыннан дәүләтчелегебезнең якты символы раслануга 34 ел тула.
6
февраль, 2026 ел
Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов эш сәфәре белән Әлки районына барды, анда ул район Советының хисап сессиясендә катнашты. Муниципаль депутатлар узган елгы эшкә йомгак ясадылар, шулай ук киләсе елга планнар турында фикер алыштылар.
6
февраль, 2026 ел
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ