Каты коммуналь калдыкларга бәйле эшчәнлек әйләнә-тирә мохитнең торышын яхшыртуга юнәлдерелергә тиеш, дип саный парламентчылар

2020 елның 30 июне, сишәмбе, 18:35

Бүген Саба районында Татарстан Республикасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү реформасын законнар белән җайга салу проблемаларына багышланган “түгәрәк өстәл” узды. Экспертларның киң даирәсен җәлеп итеп фикер алышу Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты тарафыннан оештырылды.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстан каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчте, конкурс нигезендә ике төбәк операторы сайлап алынды.

Республикада  каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасын гамәлгә ашыру барышы турында Көнчыгыш зона буенча төбәк операторы - "Гринт" ҖЧҖ катнашында июнь башында Чаллыда фикер алыштылар. Саба районында узган очрашуга Көнбатыш зона буенча төбәк операторы - “Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе” идарәче компаниясе” ҖЧҖ чакырылган иде.

Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләсе бик актуаль булуын билгеләп үтте. Бу юнәлештә районда да, бөтен республикада да зур эш башкарыла.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров үз чыгышында билгеләп үткәнчә, практика күрсәткәнчә, каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасын нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертү таләп ителә. Аерым алганда, сүз контейнер мәйданчыгында урнаштырылган контейнерлар күләменнән һәм саныннан чыгып, коммерция исәбен алу ысулын бердәм формулировкага китерү, каты коммуналь калдыкларны туплауның, шул исәптән аерым туплауның бердәм тәртибен раслау кирәклеге турында бара.

Әйтик, федераль закон чыгаручы каты коммуналь калдыкларны туплау тәртибен субъектлар вәкаләтләренә кертте. Әмма, министрлык позициясен белдереп, Илдус Насыйров мондый тәртип бөтен ил территориясендә бердәм булырга тиешлеген билгеләп үтте.

Докладчы шулай ук республикада 49 полигон исәпләнүенә,  әмма аларның  унысының лицензиясе юклыгына игътибарны юнәлтте.  Авыл районнарында урнашкан төп полигоннар республика программасы кысаларында 2002-2003 елларда төзелгән. Әмма әлеге объектларны милекнең бер формасыннан икенчесенә күчерү процессы аркасында, беренче чиратта, проект-смета документлары югалган. Республика җитәкчелеге тарафыннан федераль структураларга тиешле мөрәҗәгатьләр җибәрелүгә карамастан, әлеге мәсьәлә буенча бернинди карарлар да кабул ителмәде.

"Барлыкка килгән калдыкларны республика полигоннары буенча планлы рәвештә бүлү өчен без бу полигоннарны лицензияләүгә ирешергә тиеш ", - дип басым ясады чыгыш ясаучы.

"ПЖКХ" ИК" ҖЧҖ генераль директоры Сергей Богатов, аның предприятиесе Көнбатыш зона буенча төбәк операторы булып тора, моңа закон чыгару дәрәҗәсендә игътибар итәргә кирәклегенә басым ясады.

Генеральный директор ООО «УК «ПЖКХ» Сергей Богатов, чье предприятие является региональным оператором по Западной зоне, обратил внимание на ряд вопросов, на которые следует обратить внимание, в том числе на законодательном уровне.

"Хәзерге вакытта безнең  иң зур проблема -  күпфатирлы йортларда теркәлгән һәм аларда яшәүчеләрнең мәгълүматлар базасына онлайн режимда керү мөмкинлеге булмау.  Әлбәттә, без кайда күпме кеше яшәгәнен ачыклыйбыз, әмма миграция процессы аркасында 100 процентка дөрес мәгълүматны алып булмый. Шуның аркасында түләүне дөрес итеп билгели алмыйбыз. Төбәк операторларына федераль миграция хезмәте мәгълүмат базаларына керү мөмкинлеге булсын өчен инициатива белән чыгыш ясауыгызны сорыйм ", - дип билгеләде ул.

Дәүләт Советы депутаты, «Уңайлы йорт»  ААҖ генераль директоры Марат Нуриев идарә итүче компанияләрнең каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары белән хезмәттәшлеге турында сөйләде. Аның әйтүенчә, закон чыгаручы процесста катнашучылар арасында җаваплылык зоналарын һәм вәкаләтләрне бүлешүенә карамастан, контейнер мәйданчыклары һәм контейнерлар - идарәче компанияләрнең җаваплылыгы, ә читкә чыгару, чүп җыю - регион операторы җаваплылыгы, шул рәвешле җаваплылык зоналары чигендә мәнфәгатьләр конфликты барлыкка килә. Марат Нуриев билгеләп үткәнчә, тагын бер проблема - норматив базаның искерүе.

Утырышта каты коммуналь калдыкларны аерым туплауны кертү эшләрен тизләтү кирәклеге турында да сүз барды. РФ Премьер-министры тарафыннан каты коммуналь калдыкларны аерым туплауны кертү буенча юл картасы расланган, аның нигезендә илнең һәр субъекты үз юл картасын эшләргә тиеш.

Профильле комитетлар рәисләре фикер алышуга нәтиҗә ясап, каты коммуналь калдыклар белән эш итү процессында катнашучылардан кергән тәкъдимнәрне, алга таба карарлар кабул итү, шул исәптән норматив-закон актларына үзгәрешләр кертү өчен, игътибар белән карарга кирәк, дип билгеләп үттеләр.

"Иң мөһиме - халыкның реакциясе. Халык хупламаса, нинди генә үзгәрешләр булмасын, алар, һичшиксез, барып чыкмаячак. Каты коммуналь калдыклар белән эшләүче предприятиеләрнең бөтен эшчәнлеге экологияне, әйләнә-тирә мохитнең торышын яхшыртуга юнәлдерелергә тиеш», - дип билгеләп үтте Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев.

Утырышта катнашучылар очрашу тәмамланганнан соң Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә һәм Н.М. Миңнеханов исемендәге Дендрология бакчасында булдылар һәм аларның эшчәнлеге белән таныштылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International