Парламентта көзге сессия ачыла

2020 елның 17 августы, дүшәмбе, 14:50

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының уникенче утырышы 20 августта узачак. Бүген республика парламенты президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.

Быел депутатларның каникулларыннан соң ТР Дәүләт Советының беренче утырышын сентябрь аенда түгел, ә августта үткәрергә булганнар. Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин ачыклык керткәнчә, бу җыелган сорауларны, шул исәптән закон проектларын да, ТР Президентын сайлауга кадәр карау теләге белән бәйле.

«Без Татарстан Президентын сайлаганнан соң үткәрергә ниятләгән киләсе утырыштагы фикер алышуны таләп иткән агымдагы мәсьәләләр закон проектларын күләгәдә калдырмаска тиеш», - дип аңлатты Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, 13 сентябрьгә – бердәм тавыш бирү көне, 18 сентябрьгә инаугурация билгеләнгән, ә 24 сентябрьдә Татарстан Президенты республика Дәүләт Советына Юллама белән чыгыш ясаячак.

Республика парламенты секретаре Лилия Маврина ТР Дәүләт Советының алда торган утырышына 26 мәсьәлә кертелүен искәртте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International