Сәрия Сабурская Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп сайланды

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе, 10:57

Парламентның уникенче утырышында депутатлар Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасына сайлау өчен ТР Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән Сәрия Сабурская кандидатурасын хупладылар. 

Бу нисбәттән чыгыш ясаган ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Сәрия Сабурскаяның 2010 елдан алып Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасын башкаруын һәм әлеге институтның кеше һәм гражданның хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен дәүләт тарафыннан яклау буенча йөкләнгән бурычларны уңышлы хәл итүен билгеләп үтте. Сәрия Сабурская республиканың "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасының нәтиҗәле эшләвен тәэмин итә. Аның инициативасы белән Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең муниципаль берәмлекләрдә иҗтимагый ярдәмчеләре институты төзелгән.

Әсгать Сәфәров Сәрия Сабурскаяның Европа һәм Азия омбудсменнар ассоциацияләре әгъзасы, Россия Федерациясе Идел буе федераль округында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең координацион советы рәисе булуын, Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы эксперт советы составына керүен әйтте.

Парламентның профильле комитеты уңай карары белән депутатларны Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин таныштырды.

Дәүләт Советы Сәрия Сабурскаяны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп сайлады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International