Парламент комитеты кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турындагы законга үзгәрешләр кертү турында сорауны карады

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе, 10:42

Бүген Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында депутатлар республикада кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турындагы законга тәкъдим ителгән үзгәрешләрне карадылар. Әлеге закон проекты беренче укылышта кабул итүгә әзер дип табылды.

Комитет рәисе Лотфулла Шәфигуллин документның федераль законнарга яраклаштыру максатында әзерләнгән булуын билгеләп үтте.

"Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турындагы" Федераль законга үзгәрешләр кертү турындагы закон буенча, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү өчен махсус илкүләм гарантия системасы булдырыла. Әлеге ярдәмне алучылар исемлегенә юридик затлардан тыш үзмәшгульләр дә кертелә.

Федераль законда каралган үзгәрешләрне республика законына да кертергә тәкъдим ителә.

Комитет закон проектын Дәүләт Советына беренче укылышта карарга тәкъдим итә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International