Социаль сәясәт комитеты Ирина Волынец кандидатурасын Татарстанның Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасына хуплады

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе, 14:08

Социаль сәясәт комитеты «Милли ата-аналар комитеты» төбәкара иҗтимагый хәрәкәте рәисе Ирина Волынец кандидатурасын Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасына хуплады һәм әлеге мәсьәләне Дәүләт Советының якындагы утырышы көн тәртибенә кертергә тәкъдим итте. Мондый карар бүген комитет утырышында кабул ителде. Балалар омбудсменын билгеләү парламент сессиясендә узачак.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, Бала хокуклары буенча гамәлдәге вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачинаның вәкаләтләре тәмамлана, шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Ирина Волынец кандидатурасы тәкъдим ителгән. Республика балалар омбудсмены вазыйфасына кандидатны Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Лариса Глухова тәкъдим итте. "Ирина Владимировна җәмәгатьчелеккә киң танылган, гаилә һәм балачакны яклау белән аерылгысыз бәйле актив эшчәнлек алып бара", - дип билгеләп үтте Лариса Глухова, кандидатны тәкъдим итеп.

Ирина Волынец - "Милли ата-аналар комитеты" төбәкара иҗтимагый хәрәкәте рәисе, РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, Россия ДОСААФ попечительләр советы әгъзасы, "Россия халыклары ассамблеясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Советы әгъзасы. 2018 елда Россия Президентына кандидат булып теркәлде. 2019 елда "Ел сәясәтчесе", "Фикерләр лидеры", 2020 елда "Ел кешесе" исемнәре иясе. Кияүдә,  дүрт бала әнисе.

Ирина Волынец, депутатларның сорауларына җавап биреп, хокук саклау өлкәсендәге төп бурычларның берсе итеп гаилә белән мәктәпнең элемтәсен ныгытуны күрүен  әйтте.Моннан тыш, үзе сайлаган очракта ул күп балалы гаиләләр проблемаларына игътибарын тупларга ниятли. 

"Үз эшчәнлегегезгә керешкәндә сезнең беренче адымнарыгыз нинди булачак?" - дип кызыксынды Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина. "Беренче эш көннәрем документлар белән танышуга, темага чумуга, команда формалаштыруга багышланачак, аннары безнең гамәлләр планын төзиячәкбез", - дип җавап бирде Ирина Волынец.

Бүген парламентарийлар комитет утырышында пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы күләмен раслау турында закон проектын карадылар. 2021 елда аның күләме 8 232 сум тәшкил итәчәк.

Әгәр төбәктә пенсионерның яшәү минимумы күләме агымдагы финанс елына билгеләнгән пенсионерның яшәү минимумы күләменнән түбәнрәк булса, пенсиягә социаль өстәмә билгеләнә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International