Чит ил гражданнарына эшләү хокукы бирә торган патент бәясе киләсе елда 4551,3 сум тәшкил итәчәк

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе, 13:34

Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем 2021 елга Татарстан Республикасының хезмәт базары үзенчәлекләрен чагылдыра торган региональ коэффициентны билгеләү турында закон проекты кабул ителде. Парламентарийлар республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2021 елга хезмәт мигрантлары өчен керемгә салымны исәпләү өчен региональ коэффициентны раслау турындагы тәкъдимен хуплады.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, закон проекты тарафыннан региональ коэффициентны республика территориясендә эшчәнлекләрен патент нигезендә физик һәм юридик затларга ялланып гамәлгә ашыручы чит ил гражданнары физик затлары керемнәренә салым буенча билгеләп куелган аванс түләүләренә 1,95 итеп билгеләү күздә тотыла. Патент бәясе 4551,3 сум тәшкил итәчәк.

Коэффициентны билгеләү 2021 елга чит илдән килеп эшләүчеләрнең фаразланган уртача айлык хезмәт хакларыннан (35 010 сум) керемгә салына торган 13% салым нисбәтенә, шулай ук коэффициент-дефляторны исәпкә алып, салым буенча билгеләп куелган аванс түләве күләменә (2 334 сум) базалаша.

Кертелә торган коэффициент, юридик затларга һәм индивидуаль эшкуарларга мигрантларны хезмәт эшчәнлегенә патентлар нигезендә легаль җәлеп итү мөмкинлеген бирү хисабына, чит илдән килеп эшләүчеләрнең салымнары керүне тәэмин итәчәк, хезмәт хакын “күләгәдә” калдыруны кисәтүгә ярдәм итәчәк.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты әгъзасы Дмитрий Солуянов билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән документ Комитет утырышында каралган һәм депутатлар тарафыннан хупланган, закон проектына Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе, Прокуратура, республиканың Иҗтимагый палатасы бәяләмәсе бар, закон проекты лингвистик экспертиза узган.

Россия Федерациясе территориясендә патент нигезендә хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашырганда чит ил гражданнары тарафыннан теркәлгән аванс түләве рәвешендә түләнә торган физик затлар керемнәренә салым буенча кертемнәр тулы күләмдә региональ бюджетларга күчерелә. Узган ел, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматы буенча, Татарстан бюджетына 790 млн. сумнан артык акча кергән.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International