Парламентарийлар салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланырга хокуклы эшкуарлар санын киңәйтергә ниятли

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе, 13:37

Бүген Дәүләт Советы утырышында салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында республика Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев билгеләп үткәнчә, закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән.

Күрсәтелгән 266-ФЗ номерлы Федераль закон белән салым салуның гадиләштерелгән системасын куллану тәртибе һәм шартларына төзәтмәләр кертелгән. Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы һәм хисап (салым) чоры йомгаклары буенча керемнәре 150 млн. сумнан артып китәчәк, әмма 200 млн. сумнан кимрәк булачак һәм (яисә) хезмәткәрләренең уртача саны 100 кешедән артып китәчәк, әмма 130 кешедән ким булачак салым түләүчеләр салым салуның гадиләштерелгән системасын куллану хокукын югалтмаячаклар. Бу очракта салым түләүчеләрнең мондый категорияләре өчен салым ставкалары арттырылган күләмдә булачак һәм, йомгаклар буенча арту күзәтелгән кварталдан башлап, салым салуның «керемнәр» объекты булганда 8 % (6 % урынына) һәм салым салуның «чыгымнар алынган керемнәр» объекты булганда 20 % (15 % урынына) тәшкил итәчәк.

Россия Федерациясе Салым кодексының 346.20 статьясындагы 1 һәм 2 пунктларында (266-ФЗ номерлы Федераль закон редакциясендә) каралганча, Россия Федерациясе субъектлары салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләргә карата, хисап (салым) чоры йомгаклары буенча керемнәре 150 млн сумнан артып китәчәк, әмма 200 млн сумнан кимрәк булачак һәм (яисә) хезмәткәрләренең уртача саны 100 кешедән артып китәчәк, әмма 130 кешедән ким булачак салым түләүчеләрдән тыш, киметелгән салым ставкаларын 1 алып 6 % кадәр (салым салуның «керемнәр» объекты булганда), 5 алып 15 % кадәр (салым салуның «чыгымнардан калган керемнәр» объекты булганда) билгеләргә хокуклы.

Закон проектында «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында» 2009 елның 17 июнендәге 19-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә, анда билгеләнгән салым ставкалары салым түләүчеләрнең югарыда күрсәтелгән категорияләренә карата кулланылмый.

Кабул ителгән закон проекты салым салуның гадиләштерелгән системасын, ягъни салымнарны түләүнең ташламалы тәртибен файдаланырга хокуклы салым түләүчеләр санын киңәйтә.  "Закон проекты тотрыклы булмаган икътисади вәзгыять шартларында кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтергә тиеш", - дип басым ясады Камил Нугаев.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International