Пенсионерның яшәү минимумы 8 232 сум күләмендә расланды

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе, 13:38

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы күләмен пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен раслау турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. 2021 елда аның күләме элеккеге дәрәҗәдә калачак һәм 8 232 сум тәшкил итәчәк.

Россия Федерациясе буенча тулаем алганда, 2021 елга пенсионерның яшәү минимумы база вариантында 9 512,0 сум тәшкил итә.

Кагыйдәләрнең 2 пунктында билгеләнгән пенсионерның яшәү минимумы күләмен исәпләү формуласы нигезендә, Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү минимумы күләме 7 994 сум тәшкил итә.

Кагыйдәләрнең 3 пункты нигезендә, агымдагы финанс елына пенсиягә социаль өстәмә билгеләү максатларында Россия Федерациясе субъектында пенсионерның яшәү минимумы күләме агымдагы финанс елына билгеләнгән пенсионерның яшәү минимумы күләменнән түбәнрәк булган очракта, чираттагы финанс елына пенсиягә социаль өстәмә билгеләү максатларында, Россия Федерациясе субъектында пенсионерның яшәү минимумы күләме агымдагы финанс елына Россия Федерациясе субъекты законында билгеләнгән күләмдә билгеләнә.

2019 елның 26 сентябрендәге 69-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кабул ителгән 2020 елга Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү минимумы күләме (8 232 сум) исәп-хисап күрсәткеченнән югарырак (7 994 сум) булуын исәпкә алып, закон проекты 2021 елга Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү минимумы күләмен пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен 8 232 сум күләмендә билгели.

2021 елга пенсионерның яшәү минимумы күләме 8 232 сум күләмендә Татарстан Республикасы Законы кабул ителгән очракта, республика бюджетыннан өстәмә финанслау таләп ителми. Социаль өстәмәнең бөтен суммасы федераль бюджеттан финансланачак, чөнки 2021 елга Россия Федерациясе буенча тулаем пенсионерның яшәү минимумы күләме 9 512 сум тәшкил итә.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International