Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе урынбасары сайланды

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе, 13:42

Бүген Дәүләт Советы ТР Конституция суды Рәисе урынбасарын сайлау мәсьәләсен карады. Бу вазыйфага  Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы Эльмира Мостафина сайланды.

Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе Фәрхәт Хөснетдинов депутатларга хәбәр иткәнчә, бүген узган Конституция суды утырышында Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе урынбасары итеп сайлану өчен Эльмира Мостафина кандидатурасын кертү турында карар кабул ителгән.

Депутатлар бертавыштан Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе урынбасары итеп Эльмира Мостафинаны сайладылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International