СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
март, 2026 ел
РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айдар Метшин Фәрит Мөхәммәтшинны, аның республика Дәүләт Советы Рәисе вазифасыннан китүен шәрехләп, бүгенге Татарстанның архитекторларыннан берсе дип атады.
17
март, 2026 ел
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан үсеше өчен башкарган дөрес эшләре белән аерылып тора. Депутат, Казан хосписы генераль директоры Владимир Вавилов бүген җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 19нчы утырышында парламент спикеры вәкаләтләрен вакытыннан алда туктаткан Фәрит Мөхәммәтшинны әнә шулай бәяләде.
17
март, 2026 ел
Фәрит Мөхәммәтшин 90нчы елларда, бөтен ил өчен авыр чорда ТР парламентын җитәкләде һәм Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең ышанычлы партнеры булды. Республика парламенты депутаты Марат Бариев, Мөхәммәтшинның ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифасыннан китүен шәрехләп, шундый фикере белән уртаклашты.
17
март, 2026 ел
Фәрит Мөхәммәтшинның ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе вазифасындагы ярдәме бәяләп бетергесез булачак. Республика парламентында «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Абдулҗанов журналистларга шулай дип белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ