Фәрит Мөхәммәтшин республика профсоюз хезмәткәрләрен Татарстанда профсоюз хәрәкәтенең юбилее белән котлады

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе, 15:58

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика профсоюз хезмәткәрләрен Татарстанда профсоюз хәрәкәтенең 115 еллыгы белән котлады. Ул үзенең котлавын Татарстан-24 каналында телемарафон вакытында җиткерде.

"Бер гасыр элек зур булмаган тармак берләшмәләре нигезендә оештырылган Татарстанның профсоюз хәрәкәте республика белән бергә аякка басуның һәм үсешнең барлык этаплары узды, - дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин. - Заманча гражданлык җәмгыятенең мөһим институты буларак һәм гражданнар мәнфәгатьләрен тәкъдим итү буенча киң вәкаләтләргә ия булган профсоюз оешмалары хезмәт хакын күтәрүгә, хезмәт һәм ял шартларын яхшыртуга, социаль-хезмәт хокукларын яклауга бәйле мәсьәләләрне актив хәл итә".

Парламент җитәкчесе фикеренчә, Татарстан профсоюзлары  эш бирүчеләр, аларның ассоциациясе һәм дәүләт белән - коллектив килешүләр, социаль партнерлык һәм теләктәшлек системасы аша конфликтсыз, конструктив хезмәттәшлек моделен таба һәм эшли алды.

"Татарстан профсоюзлар федерациясе законнар эшләү процессында парламентның алыштыргысыз партнеры, социаль-икътисадый үсешнең мөһим программаларын кабул иткәндә профсоюзларның тавышы зур әһәмияткә ия", - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин һәм бу массакүләм иҗтимагый оешманың барлык әгъзаларына сәламәтлек, оптимизм һәм алга таба да Татарстанны үстерүдә эшләренә уңышлар теләде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International