Бюджет турындагы закон проекты Дәүләт Советына кертелде

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе, 12:35

2021 елга һәм 2022 - 2023 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты Дәүләт Советына кертелде. Якын арада документ профильле комитетларга алдан карау өчен тапшырылачак, һәм парламентта республиканың Төп финанс законы турында киң фикер алышу башлана.

"Без хәзер кертелгән закон проектын җентекләп өйрәнә башлыйбыз, - дип сөйләде Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, - бюджет процессы гади булмаган шартларда уза. Быел коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә икътисади күрсәткечләр кимеде: нефтькә бәя кимеде, рубль көчсезләнде. Якын арада безгә әлеге югалтуларны торгызырга кирәк, федераль һәм республика бюджетлары проектларында бу каралган».

Профильле комитет башлыгы билгеләп үткәнчә, бюджет проекты республиканың Хисап палатасына җибәреләчәк, ул шулай ук үз бәяләмәсен бирәчәк.

Беренче укылышта бюджетны караганда гомуми финанс күрсәткечләре (керемнәр һәм чыгымнар күләме, дефицит күләме) раслана. "Быел федераль закон чыгаручы тарафыннан салым сәясәтенә кагылышлы кайбер үзгәрешләр кертелде, сүз нефть тармагына кагыла һәм НДФЛ исәпләвенең яңа форматы турында бара, - диде Леонид Якунин, - әлбәттә, бу үзгәрешләр республика бюджеты параметрларына да йогынты ясаячак. Алар барысы да исәпкә алыначак".

Леонид Якунин, бернигә дә карамастан, республика бюджетының социаль юнәлеше саклана, дип басым ясады. "Иң мөһиме - бюджет алдында торган барлык социаль бурычларны финанслау кимеми, хәтта бераз үсеш тә булырга мөмкин, - диде ул, - шулай илкүләм проектларны гамәлгә ашыру ук тулы күләмдә финансланачак".

Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, киләсе финанс елына республика бюджеты үзенең программа характерын да саклый. Чараларның 90%тан артыгы республиканың актуаль проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирә торган расланган программаларга җибәрелә. «Федераль бюджетта чыгымнарның 74,5%ы программалар үтәлеше өчен карала, республикада әлеге күрсәткеч һәрвакыт югарырак. Бюджет чыгымнарының программалы юнәлешле булуы республикага һәм аның территорияләренә эзлекле рәвештә үсәргә мөмкинлек бирә», - дип саный Леонид Якунин.

Өч еллык чорга муниципаль бюджетлар кытлыксыз итеп төзелгән. Бу – Татарстан бюджет сәясәтенең принципиаль позицияләренең берсе. "Бөтен дефицитны республика бюджеты үз өстенә ала", - дип басым ясады Леонид Якунин.

Тулаем алганда, республика бюджеты проектында дефицит 2,9 млрд. сум күләмендә салынган, шул ук вакытта дефицит үз хисабыбыздан капланырга тиеш, Россия Финанс министрлыгы моңа акча бүлеп бирми.

«Планлаштырылган барлык күрсәткечләрне тиешле дәрәҗәдә үтәргә тиешбез, дип саныйм», - дип йомгак ясады Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кертелгән бюджет турындагы закон проекты рус һәм татар телләрендә тәкъдим ителгән. Документта барлыгы 4 316 биттән тора. 15 октябрьдә парламент тыңлаулары узачак, дип ниятләнә. Киләсе атна башында муниципалитетлар белән киңәшмәләр узачак (эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә киңәшмәне ВКС режимында уздырырга планлаштыралар). 21 октябрьгә кадәр республиканың Төп финанс законы проектын парламентның барлык  комитетларында да караячаклар, ә 21 октябрьдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узачак, бюджет буенча уртак бәяләмә биреләчәк.

Мондый җентекле фикер алышудан соң бюджет турындагы закон проекты өч укылыш процедурасы узачак. 

2021 елга һәм 2022-2023 елларның планлы чорына Татарстан бюджеты турындагы закон проекты Дәүләт Советының рәсми сайтында ачык кулланылышта урнаштырылачак.

Республика бюджеты белән бер үк вакытта Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты да кертелде. Документ тексты белән шулай ук теркәлү процедурасын уздырганнан соң Дәүләт Советы сайтында танышырга мөмкин булачак.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International