Социаль сәясәт комитеты бюджет турындагы закон проектын карады

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе, 17:40

Бүген Социаль сәясәт комитеты утырышы булды, аның төп мәсьәләсе "2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" ТР законы проектын карау булды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты.

Алдагы өч елга республика бюджетын карау барышында билгеләп үтелгәнчә, бюджет социаль юнәлешнең көчәюе, тормышның сыйфатын күтәрү һәм халыкка социаль ярдәм күрсәтү чараларын көчәйтү белән характерлана.

ТР Икътисад министры урынбасары Олег Пелевин республиканың социаль-икътисади үсеш фаразын тәкъдим итте, аның турында фикер алышуда депутатлар Татьяна Ларионова, Лилия Маврина, Рөстәм Хәсәнов, шулай ук Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашты. Алар социаль наем буенча торак йортлар төзүгә, күп балалы гаиләләр өчен бүленгән җирләрдә инфраструктура үсешенә, социаль ярдәмчеллеккә кагылышлы сораулар бирделәр.

Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, Татарстанда 41 мең вакансия була торып  68 мең эшсез теркәлгән. «Без ел саен шушы хәлне күзәтәбез», - дип басым ясады ул һәм әлеге ситуациянең килеп чыгу сәбәпләрен җентекләп анализларга тәкъдим итте.

ТР финанслар министры урынбасары Гела Герасимова бюджетның социаль өлкәгә караган төп параметрлары белән таныштырды. "Сәламәтлек саклау" бүлеге буенча 2021 елга чыгымнар 26 699,7 млн. сум (шул исәптән федераль бюджет акчалары - 3 918,3 млн. сум), "Социаль сәясәт" бүлеге буенча 52 038,1 млн. сум (шул исәптән федераль бюджет акчалары - 12 759,5 млн. сум), "Физик культура һәм спорт" бүлеге буенча 4 157,2 млн. сум күләмендә планлаштырылган. «2014 - 2025 елларга Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларындагы чараларга 2021 елда 968,5 млн. сум юнәлдереләчәк.

Депутатлар медицина хезмәткәрләренә стимуллаштыручы түләүләр күләме, бюджет өлкәсе хезмәткәрләрен шифаханә-курортларда савыктыру, ятим балаларны торак белән тәэмин итү, орфан авырулары булган кешеләр өчен дарулар сатып алу, полилингваль мәктәпләр төзү һәм башкалар белән кызыксынды.

Парламентарийларның сорауларына җавап биреп, Гела Герасимова билгеләп үткәнчә, 2021 елда ятим балаларны торак белән тәэмин итүгә 865 миллион сум акча җибәрү планлаштырыла, шуның белән ел саен 600 баланы торак белән тәэмин итү ниятләнә.

Орфан авыруларын дарулар белән тәэмин итүгә 168 миллион сум каралган.

Комитет әгъзалары шулай ук «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектын карады. Документны ТР ТФОМС директоры Алсу Мифтахова тәкъдим итте.

2021 елга фонд бюджетының керем өлеше 59 175,7 млн. сум,   чыгым өлеше - 59 202,8 млн. сум булыр дип көтелә. 2021 елда фонд бюджеты кытлыгын эчке финанслау чыганагы булып 27,1 млн. сум күләмендә калдык (акчаларның калган өлешен киметү) үзгәртү тора.

Аннары парламентарийлар Татарстан Республикасында өлкән яшьтәге кешеләргә диспансеризация үткәрүне оештыру мәсьәләсен карадылар. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев билгеләп үткәнчә, өлкән яшьтәгеләрне диспансерлаштыру кысаларында чаралар уздыру 2019 елда халыкның үлем-китем  күрсәткечләренең ун ел эчендә  иң аз күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек биргән.

Ул диспансеризациянең ике этапта гамәлгә ашырылуын искәртте. Беренче этап гражданнарның хроник йогышлы булмаган авырулар билгеләрен, шулай ук аларны үстерү куркынычы факторларын ачыклауга нигезләнгән. Икенче этап өстәмә тикшерүдән һәм диагнозны төгәлләштерүдән, белгечләр тарафыннан тирәнтен консультацияләүдән һәм караудан гыйбарәт.

Альмир Абашев әйтүенчә, 2019 елда диспансеризация вакытында ярдәм күрсәтү тәртибе яңартылган. Төп яңалыклар арасында - 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә диспансеризация узу, шулай ук диагностика чараларын киңәйтү.

2020 елның апрель-июль айларында килеп туган санитар-эпидемиологик хәл аркасында планлы профилактик медицина тикшерүләрен һәм диспансеризацияләрне оештыру һәм үткәрү вакытлыча туктатылган. 15 августтан башлап эш яңадан торгызылган. Халыкны тулысынча колачлау максатында Сәламәтлек саклау министрлыгы 2020 елда диспансеризация уздыруны кичке сәгатьләрдә һәм шимбә көннәрендә оештыра.

Диспансерлык күзәтүенең икенче этабы, шул исәптән "мобиль поликлиника" проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.  2019 елдан башлап, нигездә авыл халкына хезмәт күрсәтә торган 4 мобиль комплекс эшләгән чорда, 18 мең тирәсе кеше кабул ителгән, аларга гомумән алганда 40 меңнән артык консультация һәм диагностика хезмәте күрсәтелгән.

Аннары депутатлар гражданнарга стационар шартларда медицина ярдәме күрсәтү өлешендә Татарстан Республикасында законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Республикада стационар медицина ярдәме 86 медицина оешмасында 22 647 стационар койкада барлык медицина ярдәме төрләре буенча күрсәтелә. 2019 елда 763 685 кеше стационар дәвалану алган.

Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, эпидемиягә каршы чаралар кысаларында республиканың койка фондының дүрттән бер өлеше вакытлыча йогышлы авырулар өчен госпитальләргә бирелгән, бу 42 медицина оешмасында 4687 ятак тәшкил итә.

"Без бүгенге көндә муниципалитетларга Үзәк район хастаханәсе базасында гомуми стационар белән бәйләнеше булмаган аерым биналар кысаларында йогышлы авырулар өчен вакытлы госпитальләр ачарга рөхсәт итәбез һәм, шулай итеп, ОРВИ билгеләре булган пациентлар өчен логистиканы бушатабыз", - дип аңлатты Альмир Абашев.

Комитет ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматын игътибарга алды, шулай ук ТР Министрлар Кабинетына һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына берничә тәкъдим белән карар кабул итте.

Утырышта шулай ук башка мәсьәләләр дә каралды.

 

 

 

 

.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International