Парламентның игътибар үзәгендә - полилингваль мәгарифне үстерү перспективалары

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе, 17:36

Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды. Анда парламентарийлар Татарстан Республикасында полилингваль белем бирүне үстерү перспективалары, шулай ук ТРның 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру барышы буенча фикер алыштылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Марат Әхмәтов һәм Татьяна Ларионова катнашты.

Татарстанда полилингваль белем бирүне үстерү мәсьәләсе буенча ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, республикада 2019 елдан башлап рус, татар һәм инглиз телләрендә конкурентлыкка сәләтле белем бирүне тәэмин итүче заманча мәктәп моделе булырга тиешле «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексларын төзүнең уникаль проекты гамәлгә ашырыла.

«Адымнар» проекты ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тарафыннан тәкъдим ителгән, РФ Президенты Владимир Путин һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган.

Полилингваль белем бирү концепциясе Татарстанның һәм Россия Федерациясенең күпмилләтле халкының гомумдәүләт, этномәдәни ихтыяҗларын, илебезнең һәм чит илләрнең иң яхшы белем бирү практикаларын, республикада милли мәгариф системасы эшчәнлеге тәҗрибәсе нигезендә мәгарифне үстерүнең дөньякүләм тенденцияләрен исәпкә алып эшләнгән.

1 сентябрьдә Казанда һәм Алабугада беренче полилингваль комплекслар файдалануга тапшырылган. Әлеге белем бирү моделе республикада 2024 елга шундый комплекслар челтәре белән тәкъдим ителәчәк.

Беренче белем бирү полилингваль комплекслары заманча мәктәпләргә куела торган таләпләр нигезендә төзелгән: трансформацияләнә торган күпфункцияле аудиторияләр, укучылар һәм ата-аналарны социальләштерү зоналары, проект лабораторияләре һәм остаханәләре, заманча спорт инфраструктурасы, балалар иҗаты өчен биналар һәм заманча технологияләр остаханәләре.

Бердәм белем бирү киңлеген формалаштыру һәм белем бирүнең сыйфатын күтәрү максатларында өстәмә белем бирүнең шәһәр яны үзәкләре төзелә. Җәйге ялны биш сменада оештырганда 18 көн эчендә 1000 бала үткәрү мөмкинлеге булачак.

Өстәмә белем бирү үзәкләре түбәндәге юнәлешләр буенча эшчәнлек алып барырга мөмкинлек бирәчәк: укучыларның җәйге ялын оештыру, профильле тел сменалары;  көзге-кышкы чорда олимпиадаларга әзерлек буенча интеллектуаль сменалар оештыру; балаларның тел ягыннан социальләшүен тормышка ашыру.

"Мәктәп укучыларын полилингваль белем бирү комплексларына сайлау критерийларын эшләү мөһим мәсьәлә булып кала. Әлеге эшне дәвам итәргә, кирәкле норматив-хокукый актлар әзерләргә кирәк. Министрлык тарафыннан эшче төркем төзелде, ул әлеге мәсьәләне хәл итәргә һәм фикер алышуга чыгарырга тиеш булачак», - дип сөйләде Илсур Һадиуллин.

Әлеге тема буенча шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы» директоры Айдар Шәмсетдинов чыгыш ясады.

Депутатлар фикер алышуда актив катнашты.

Илшат Гафуров полилингваль мәктәпләр эшчәнлеге нинди критерийлар буенча бәяләнәчәген сорады. Айдар Шәмсетдинов билгеләп үткәнчә, «Адымнар» полилингваль комплекслары алдына башка гомуми белем бирү учреждениеләренә караганда күпкә югарырак бурычлар куела.

"Полилингваль белем тел өйрәнү генә түгел, бәлки телгә укыту һәм тәрбия процессын оештыру чарасы итеп карау ", - дип җавап бирде ул.

Илшат Гафуров шулай ук “Адымнар” мәктәпләре ассоциациясе төзү инициативасы белән дә чыгыш ясады, бу күп кенә мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Илшат Гафуров фикеренчә, бирегә югары уку йортлары каршындагы мәктәпләрне дә кертергә мөмкин булыр иде.

Министр Илсур Һадиуллин бу тәкъдимне хуплады һәм мәсьәләне хәл итү кирәклеге турында әйтте. 

Рамил Төхвәтуллин һәм Ркаил Зәйдуллин полилингваль мәктәпләрдә татар телен укытуның сыйфаты мөһим булуы хакында әйттеләр.

Фикер алышуда шулай ук Марат Әхмәтов, Альбина Насыйрова катнашты.

Татьяна Ларионова полилингваль комплексларның төп бурычы - баланың татар телен, шулай ук рус телен белгән кебек үк, дәүләт теле дәрәҗәсендә өйрәнергә теләвен булдыру өчен эшләргә кирәклегенә игътибарны юнәлтте.

"Бу яктан безнең бик яхшы нәтиҗәләр бар, Казанда да, Алабугада да, рус гаиләләреннән балалар һәм ата-аналар татар телен туган тел буларак өйрәнү өчен сайлый. Бу безнең полингваль комплексларыбызның аерым үзенчәлеге. Бу юнәлештә безгә алга таба эшләргә, үз формаларыбызны һәм алымнарыбызны камилләштерергә кирәк”, - дип басым ясады ул.

Фикер алышу азагында парламентарийлар берничә рекомендация белән карар кабул итте. Мәсәлән, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына «Адымнар - белемнәргә һәм татулыкка юл» полилингваль белем бирү комплексы» дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенә полилингваль белем бирүнең республика ресурс методик үзәге статусын бирергә, шулай ук югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары белән берлектә педагогик кадрларны полилингваль белем бирү өчен әзерләү буенча чаралар эшләргә тәкъдим ителде.

Тарихи-туган якны өйрәнү туризмын үстерү өлешендә 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру барышы турындагы Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов чыгыш ясады.

Ул билгеләп үткәнчә, республиканың төп туристик үзәкләре - Казан, Бөек Болгар, Зөя утрау-каласы, Алабуга, Чистай, Тәтеш маршрутлары буенча туроператорлар тарафыннан экскурсия үткәрү күздә тотыла. Республиканың Кама Тамагы, Лаеш, Мамадыш, Биектау, Арча районнарында туристлар өчен кызыклы башка урыннарда да тематик маршрутлар актив эшләнә.

2020 елда Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча «Эко-Тат» проектын эшләү башланды. Тарихи-мәдәни, экологик һәм авыл туризмы проектын Татарстанның төньяк-көнчыгышында урнашкан 9 муниципаль район колачлый: Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Саба һәм Теләче.

Бу районнарда органик продукция җитештерү өчен уңай шартлар тудырылган, бу гастрономия туризмын үстерү өчен бәхәссез өстенлек булып тора. Бик матур пейзажлар, сирәк очрый торган хайваннар һәм кошлар белән урман массивлары, саф һава экологик туризм потенциалын формалаштыра. Милли татар бәйрәмнәре һәм традицияләре сакланып калган колоритлы авыллар Россия һәм чит ил туристларында гына түгел, җирле халыкта да кызыксыну уята, туризмның мәдәни-тарихи һәм этник төрләрен үстерүгә ярдәм итә.

«Күп районнар туризм үсеше белән кызыксынды һәм аларның күбесендә башкарма комитетлар структурасында туризмны үстерү өчен җаваплы аерым белгечләр барлыкка килде. Сүз Арча, Кукмара, Питрәч, Саба районнары турында бара», - диде Сергей Иванов.

Докладчы шулай ук туристлык хезмәтләре күрсәтү дәрәҗәсен шактый арттырырга мөмкинлек бирәчәк системалы проблемаларга тукталды.

Быелның 1 июненнән ТРның Туризм буенча Дәүләт комитеты республиканың муниципаль берәмлекләре һәм Татарстанның туроператорлары белән берлектә «Ял көннәрендә 1001 рәхәтлек» дигән яңа программа эшли башлады. Аның төп максатчан аудиториясе - республика халкы. Программа республиканың тәкъдим ителгән муниципаль районнарының берәрсе буенча бер кешегә 2200 сум исәбеннән кыйммәт булмаган ике көнлек комплекслы турдан гыйбарәт.

Программага республиканың 10 муниципаль районы - Алабуга, Чистай, Спас, Кама Тамагы, Кукмара, Саба, Мамадыш, Балык Бистәсе, Арча һәм Көньяк-Көнчыгыш (Әлмәт һәм Лениногорск районнары) буенча маршрутлар керә. Әлеге программа буенча өч ай эчендә биш йөзләп кеше ял иткән.

Парламентарийлар мәгълүматны игътибарга алды.

Депутатлар шулай ук 2020 елда Комитетның эшчәнлеге һәм 2021 елның I кварталына эш планын карадылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International