Президиум парламентның унсигезенче утырышын 23 декабрьгә билгеләде

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе, 15:03

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының унсигезенче утырышы 23 декабрьдә узачак - бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 24 сорау карарга планлаштыра, шул исәптән 6 республика закон проекты һәм 7 федераль закон проекты.

Парламент утырышының көн тәртибен тәкъдим итеп, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина беренче укылышка 4 республика закон  проекты кертелүне билгеләп үтте. Шул исәптән гомуми файдаланудагы тимер юлларга карата салым ставкасы күләмен  билгеләүне, күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт буенча региональ программаны әзерләү тәртибен төгәлләштерүне, муниципаль норматив хокукый актларга экспертиза уздыру мәҗбүри булган муниципаль районнар һәм шәһәр округлары исемлеген төгәлләштерүне, шулай ук Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасын кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү инфраструктурасына кертүне күздә тоткан закон проектлары.

"Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында" федераль закон проектын РФ Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы тәкъдим ителә. Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты әзерләгән әлеге закон проекты индивидуаль торак йортлар төзү чараларына Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына финанс ярдәме күрсәтүне күздә тота.

Унсигезенче утырышта 2021 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару буенча эше планын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Россия Федерациясе субъектлары парламентлары, башка дәүләтләр һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлеге планын кабул итү планлаштырыла.

Моннан тыш, бүген Президиум утырышында "Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясен раслау турында" ТР Законын 2015 - 2019 елларда гамәлгә ашыру барышы турында" мәгълүмат тыңланды. Аны Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин тәкъдим итте.

Депутат әйтүенчә, 2019 елда Стратегиягә үзгәрешләр кертелде. Алар, беренче чиратта, илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга бәйле. Аерым алганда, Стратегия экология һәм цифрлаштыру буенча яңа бүлекләр белән тулыландырылган. Стратегиянең һәр бүлегенә диярлек төзәтмәләр кертелгән.

Стратегияне гамәлгә ашыру чорында 2015 - 2020 елларда 42 яңа мәктәп һәм 150 балалар бакчасы сафка бастырылган, 477 мәктәп һәм 468 балалар бакчасы ремонтланган, 179 мәдәни объект һәм 812 физкультура һәм спорт объекты төзелгән, 1 115 сәламәтлек саклау объекты төзелде яисә капиталь ремонтланган.

Республикада 3 "Кванториум" балалар технопаркы, 19 яшьләр инновацион иҗаты үзәге, икътисадның реаль секторына Worldskills стандартлары буенча кадрлар әзерләү буенча 41 ресурс үзәге булдырылган, "өченче яшь университеты" проектын гамәлгә ашыру кысаларында 47 мең кеше укып чыккан.

2016 елдан Татарстан Республикасында 2030 елга кадәр милли мәгарифне үстерү концепциясе гамәлгә ашырыла. Болгар ислам академиясе ачылды, 2019 елда "Адымнар - белем һәм татулыкка юл" полилингваль белем бирү комплексы концепциясе расланды. Мондый комплексларның тулы челтәрен булдыру планлаштырыла, 2024 елга алар алтау булачак: Казанда икәү, Чаллыда, Түбән Камада, Алабугада һәм Әлмәттә берәр комплекс төзеләчәк. 2020 елның 1 сентябрендә Казанда һәм Алабугада шундый мәктәпләр ачылды инде.

Стратегияне гамәлгә ашыру чорында 14,5 млн. кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, 1095 км юл төзелгән һәм реконструкцияләнгән, республиканың 185 торак пунктына юллар сузылган.

РФ территориаль планлаштыру схемасына һәм магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтү комплекслы планына "Мәскәү - Түбән Новгород - Казан" һәм "Волга" автомобиль юллары төзелеше кертелде.

Нефть-газ химиясе комплексында "ТАНЕКО" комплексы һәм "ТАИФ-НК" АҖнең авыр калдыкларын тирәнтен эшкәртү комплексы кебек стратегик мөһим инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла.

Энергетиканы модернизацияләү федераль программасына гомуми куәте 1,4 гигаватт булган 5 станция кертелгән, алар арасында - 850 мегаваттлык Зәй ГРЭСын модернизацияләү проекты һәм башка проектлар бар.

Республикада 80 сәнәгать мәйданчыгы һәм 20 сәнәгать паркы эшли, анда 1 515 резидент эшчәнлек алып бара һәм 32 меңгә якын эш урыны булдырылган.

Агымдагы елда пандемия шартларында икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итү, эре, урта һәм кече бизнеска һәрьяклап ярдәм күрсәтү буенча үз вакытында чаралар күрелде: салымнар буенча түләүләрне кичектерү, максатчан субсидияләр, ташламалы кредитлар, мәшгульлекне арттыру буенча чаралар эшләү, пенсия фондына түләүләр һәм башкалар. Медицина битлекләре һәм яклау костюмнары җитештерү оператив рәвештә җәелдереп җибәрелде, йөз көн эчендә республика йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы төзелде, авыруларны яңа инфекциядән дәвалау өчен башка стационарлар булдырылды.

Депутатлар "Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясен раслау турында" ТР Законын 2015 - 2019 елларда гамәлгә ашыру барышы турында" мәгълүматны игътибарга алдылар.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International