Дәүләт Советының унсигезенче утырышы ачылды

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе, 10:14

Бүген иртәнге сәгать унда  алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының   унсигезенче утырышы ачылды.

Унсигезенче утырышның көн тәртибенә, Президиум карары нигезендә, 24 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән  6 республика законнарының проекты.

Беренче укылышта гомуми файдаланудагы тимер юлларга карата салым ставкасы күләмен билгели торган, күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт буенча региональ программаны әзерләү тәртибен билгели торган закон проектлары һәм башкалар каралачак.

Парламент утырышында шулай ук "Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында" федераль закон проектын РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы да каралачак. Закон проекты индивидуаль торак йортлар төзү чараларына Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына финанс ярдәме күрсәтүне күздә тота.

Парламентарийлар унсигезенче утырышы кысаларында 2021 елга Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планын һәм 2021 елга Дәүләт Советының Россия Федерациясе субъектлары, башка дәүләтләр парламентлары һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлегенең якынча планын караячаклар.

Парламент комитетлары рәисләре Леонид Якунин, Шакир Яһудин, Альберт Хәбибуллин һәм Азат Хамаев көн тәртибенә яңа мәсьәләләр кертү тәкъдиме белән чыктылар.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы унсигезенче утырышының көн тәртибе түбәндәгечә расланды:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2. Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару турында.

3. Мөҗипова Гөлнара Альберт кызының Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында.

4. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты составындагы үзгәреш турында.

5. «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 149-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

6. «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 151-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7. «Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 154-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8. «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында» 144-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

9. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 128-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

10. «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» Татарстан Республикасы Законына һәм Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 129-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

11. «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 146-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

12. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 150-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

13. «Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында» 142-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

14. «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 143-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

15. «Татарстан Республикасы Җир кодексының 21 статьясына үзгәреш кертү турында» 152-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

16. «Татарстан Республикасында шәһәр җирлекләренең җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләрен бирү вәкаләтләрен яңадан бүлү турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына һәм «Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җирле үзидарә органнарына дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләрен бирү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 153-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

17. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентына үзгәрешләр кертү турында.

18. 2021 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планы турында.

19. 2021 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Россия Федерациясе субъектлары, башка дәүләтләр парламентлары һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлегенең якынча планы турында.

20. «Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

21. «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» Федераль законның 16 статьясына үзгәреш кертү хакында» 1052643-7 номерлы федераль закон проекты турында (муниципаль хезмәткә урнашканда тапшырыла торган белешмәләрне төгәлләштерү өлешендә).

22. «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 1065287-7 номерлы федераль закон проекты хакында (чит дәүләт гражданлыгы булуга йә чит дәүләт территориясендә даими яшәү хокукына ия булуга бәйле рәвештә дәүләт вазыйфаларын, муниципаль вазыйфаларны, башка вазыйфаларны биләүгә чикләүләр өлешендә).

23. «Этил спирты, алкоголь продукциясе һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салу турында һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү хакында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» 1058461-7 номерлы федераль закон проекты хакында (этил спирты җитештерү өчен төп технологик җиһазга карата җитештерү куәтеннән минималь файдалану нормаларын куллану тәртибен камилләштерү өлешендә).

24. «Россия Федерациясе Торак кодексын гамәлгә кертү турында» Федераль законга үзгәреш кертү хакында» 1045025-7 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләр кертү тәртибен төгәлләштерү өлешендә).

25. «Россия Федерациясе Су кодексының 65 статьясына үзгәреш кертү турында» 1057393-7 номерлы федераль закон проекты хакында (су законнары, балыкчылык һәм су биологик ресурсларын саклау турындагы законнар нормаларын яр буе саклау полосасының киңлеген билгеләү өлешендә синхронлаштыру максатларында).

26. «Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Пермь крае Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасы хакында.

27. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 1050733-7 номерлы федераль закон проекты турында (Халыкара хәрби трибуналның хөкеме белән билгеләнгән фактларны инкарь итүче мәгълүматны тараткан, шулай ук Икенче бөтендөнья сугышы елларындагы СССР эшчәнлеге хакында күрәләтә ялган мәгълүматны гавами рәвештә тараткан өчен административ җаваплылык билгеләү өлешендә).

28. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 24.5 статьясына үзгәреш кертү хакында» 1060586-7 номерлы федераль закон проекты турында (административ хокук бозу турында эш буенча производствоны туктату нигезләре исемлеген төгәлләштерү хакында).

29. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 6.31 статьясына үзгәреш кертү хакында» 1057601-7 номерлы федераль закон проекты турында (кан һәм аның компонентлары донорлыгы хакындагы законнарны бозган өчен административ җаваплылыкны төгәлләштерү максатларында).

30. «Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында» 1065309-7 номерлы федераль закон проекты хакында (аерым категориядәге хезмәткәрләр өчен аларда чит дәүләт гражданлыгы булуга йә чит дәүләт территориясендә даими яшәү хокукы булуга бәйле рәвештә чикләүләр өлешендә).

31. «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә үзгәрешләр кертү турында» 1065710-7 номерлы федераль закон проекты хакында (цифрлы валютага салым салу өлешендә).

32. «Россия Федерациясе Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында» 1066424-7 номерлы федераль закон проекты хакында (капитал салуларны яклау һәм кызыксындыру турындагы килешүләрне үтәү кысаларында юридик затларга бюджеттан субсидияләр бирү хакында озак сроклы килешүләр төзү шартларын төгәлләштерү өлешендә).

33. «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешендәге            33333 статьясына үзгәреш кертү турында» 1070042-7 номерлы федераль закон проекты хакында (азык кушылмаларын дәүләт теркәвенә алу өчен дәүләт пошлинасы күләмен билгеләү өлешендә).

34. 2020 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эше турында мәгълүмат.

35. Төрлесеннән.

Сессия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International