2020 елга бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертелә

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе, 10:42

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларның планлы чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Республика бюджетының керем өлеше 18,3 млрд. сумга, чыгым өлеше 14,2 млрд. сумга арта. Закон проекты Татарстан Президентына имзалануга юнәлтелде.

Республиканың финанслар министры Радик Гайзатуллин әйтүенә караганда, бюджетка үзгәрешләр, федераль бюджеттан кергән акчаларны исәпкә алып  кертелә. 

Үзгәрешләр республика бюджетының керем һәм чыгым өлешенә кертелә. Быел республиканың үз керемнәре кимегән, иң зур кимү табышка салым буенча булган, бигрәк тә бу нефть тармагына, нефть химиясенә һәм нефть эшкәртүгә кагыла. Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, табышка салым республика бюджетына 80%ка кимегән, республика 32,8 млрд. сумга якын акчаны алмый калган.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, 2020 ел дәвамында бюджет белән эш макроикътисади күрсәткечләрнең тотрыклы динамикасы шартларында барган. "Бу бюджет сәясәте өлкәсендә төп бурычны хәл итүгә югары таләпләр куйды - гражданнар алдында социаль йөкләмәләрне һичшиксез үтәү, - дип басым ясады профильле комитет башлыгы, - яңа коронавирус инфекциясе таралу республика икътисады өчен зур сынау булды".

Леонид Якунин ассызыклаганча, Комитет агымдагы ел бюджетның керем өлешенә 2020 елның 11 ае эчендә республика бюджеты үтәлеше һәм ел нәтиҗәләре буенча көтелүче үтәлешенэ нигезләнеп, шулай ук  өстәмә кире кайтарылмый торган керемнәргә бәйле  18 млрд. 271,7 млн. сумга арттыруның хокукый хаклыгын раслый.

«Кире кайтарылмый торган керемнәр» бүлеген федераль бюджеттан бюджетара трансфертлар һәм башка керемнәр хисабына 47 729,8 млн.сумга арттырырга тәкъдим ителә. Бер үк вакытта 33 юнәлештә бюджетара трансфертлар күләмен 4 млрд. 681 млн. сумга кыскарту исәпкә алына.

Катлаулы хәлгә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 29 млрд. 458,1 млн. сумга кимегән.

Бюджетның чыгым өлеше 14 млрд. 196 млн. сумга арта. Федераль бюджет, Россия Федерациясе Пенсия фонды һәм коммерцияле булмаган оешмаларның максатчан чараларын 19  млрд 562 млн. сумга арта.

Салым һәм салым булмаган керемнәрне төзәтүгә, оптимальләштерү чаралары уздыруга бәйле рәвештә республика бюджетының үз чыгымнары 5 млрд. 366 млн. сумга кими.

Гомумән алганда, икътисад, торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм кинематография, социаль сәясәт, физкультура һәм спорт бүлекләре буенча чыгымнар 25 млрд. сумга арткан.

"Дәүләт бурычы параметрлары бюджет кануннарында каралган таләпләргә туры килә. Шулай ук федераль кредитлар буенча йөкләмәләрне реструктуризацияләү буенча килешүләр шартларын үтәү дә тәэмин ителә», - дип мәгълүмат бирде коллегаларына бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе.

Нәтиҗәдә, 2020 елга бюджет турындагы закон түбәндәге параметрлар белән расланды: керемнәр буенча - 292,7 млрд. сум, чыгымнар буенча - 342,8 млрд. сум, дефицит - 32,5 млрд. сум. Дефицит тулысынча финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгән.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International