Депутатлар «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясен хуплады

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе, 12:21

Бүген Дәүләт Советында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, парламент депутатлары катнашында «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясе узды. Утырыш башланганчы алар чыршыдан балалар теләкләре  язылган чыршы уенчыгы рәвешендәге открыткаларны алдылар.

Акциядә  сәламәтлек мөмкинлекләре  чикле булган балалар, ятим балалар, аз керемле гаиләләрдән булган балалар катнашты. Алар барысы да үзләренең иң зур хыяллары турында язып  елкажеланий.рф  проекты сайтына җибәргәннәр.

Фәрит Мөхәммәтшинга 9 яшьлек Тимерланның хаты туры килде. Ул дистанцион уку өчен планшет сораган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 14 яшьлек Эльвина Кәримованың көзгеле фотоаппарат турында Яңа ел хыялын чынга ашырачак.

Алексей Песошин 6 яшьлек Шәфкатькә Cinemood портатив проектор бүләк итәчәк.

Бүген акцияне Дәүләт Советы депутатларының яртысыннан артыгы хуплады. Парламентарийлар  җитмештән артык баланың хыялларын тормышка ашырачак

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International