Сәүдә-сәнәгать палаталарының бизнеска ярдәм итү буенча вәкаләтләре киңәйтелә

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе, 12:25

Дәүләт Советы утырышында депутатлар «Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында» закон проектын хупладылар.

Депутат Алсу Нәбиева аңлатканча, закон проекты сәүдә-сәнәгать палаталарының кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү чараларында катнашуын киңәйтүгә юнәлдерелгән. Аерым алганда, Сәүдә-сәнәгать палатасына кече һәм урта эшкуарлык субъектларын яклау инфраструктурасын барлыкка китерүче системага кертергә тәкъдим ителә.

Парламентарийлар әлеге закон проектын кабул итү өчен тавыш бирде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International