Дәүләт Советы Президиумы утырышында мәктәптә туклану мәсьәләләре каралды

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе, 17:10

Бүген Биектау районында Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы узды. Анда депутатлар, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, ата-аналар комитетлары республика гомуми белем бирү учреждениеләрендә балалар ашатуны оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Бу ай дәвамында Дәүләт Советы депутатлары үз сайлау округларында мәктәптә тукландыруны оештыру белән таныштылар, ашханәләр хезмәткәрләре, укучылар һәм ата-аналар белән аралаштылар, ризыкларның һәм сыйфаты мәсьәләләрен өйрәнделәр. Депутат хатын-кызлар-кызларның «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә әлеге мәсьәлә буенча кайнар элемтә үткәрделәр. Депутатлар ачыкланган еш очрый торган системалы проблемалар арасында - пешекчеләрнең хезмәт хаклары түбән булу һәм мәктәп ашханәләрендә белгечләр җитмәү, искергән һәм таушалган кухня җиһазлары, төшке ашка залларда урын җитмәү, начар логистика һәм, нәтиҗә буларак, өстәлдә – салкын ризыклар.

Президиум утырышы алдыннан депутатлар Казан шәһәренең 179 нчы номерлы гимназиясендә һәм Г. Баруди исемендәге 4 нче Биектау урта мәктәбендә булдылар. 179 нчы гимназиясендә туклану мәктәп рестораны схемасы буенча оештырылган булса, Биектау мәктәбе, күп кенә авыл мәктәпләре кебек үк, Туклану департаменты тәэмин иткән азык-төлек  белән эшли. Татарстанның мәгариф учреждениеләрендә кайнар туклануны оештыруның нәкъ менә шушы ике схемасы аеруча киң таралган.

"Башлангыч мәктәп укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү бурычын Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында куйды, - дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, - норматив-хокукый база шактый тиз эшләнде, федераль законнарга үзгәрешләр кертелде». Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, төбәкләрнең сәламәтлекләре чикләнгән һәм диета тотучы балаларның сорауларын исәпкә алу мөмкинлеге барлыкка килде.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, дәүләт башлыгының тәкъдиме, барыннан да элек, инфраструктураны, ашханә һәм буфетларны инвентаризацияләү, ашханәләрне сыйфатлы продуктлар белән тәэмин итү күзлегеннән, җитди эш таләп итте. Илдә бушлай кайнар туклануга күчү этаплап уза һәм 2023 елның 1 сентябренә кадәр тәмамланырга тиеш.

"Без үзебезнең республикада бу мөһим социаль инициативаны гамәлгә ашыру белән озакка сузмадык, - диде парламент башлыгы, - бу хакта үз чыгышларында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте, куелган бурычларны хәл итүгә игътибарлы мөнәсәбәт таләп итте. Профильле комитетлар утырышларында булган мөмкинлекләрне оператив рәвештә тикшергәннән соң, депутатлар адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында республика законына үзгәрешләр керттеләр. Шуның аркасында 1 нче сентябрьдән башлап безнең башлангыч сыйныф укучыларының 100% кайнар ризык белән тәэмин ителә. Әлбәттә, бу гади эш түгел, күп яклы һәм шактый чыгымлы эш.  Процессны гамәлгә ашыруга федераль, төбәк һәм җирле бюджетлар акчалары җәлеп ителде».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, "барысы да уйлаганча гына бармый". Законны гамәлгә ашыру барышы ата-аналар бергәлеге, дәүләт хакимияте органнары, Иҗтимагый палата, Прокуратура тарафыннан бик күп сораулар тудырды. “Халык контроле” системасында һәм депутат почтасында мөрәҗәгатьләр күп килә. Кичә парламентта узган Социаль сәясәт һәм Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитетларның уртак утырышында да шактый сораулар туды. "Җәмәгатьчелек соравына җавап биреп һәм контроль вәкаләтләрне гамәлгә ашырып, парламентарийлар теманы җентекләп өйрәнергә һәм аны Президиум каравына чыгарырга дигән карар кабул иттеләр, - дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин, - безнең бурыч - мәктәптә тукландыруның сыйфатын яңа дәрәҗәгә күтәрү".

Бу нисбәттән мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әссадуллина, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, «Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ генераль директоры Рима Мөхәммәтшина чыгыш ясадылар.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә республикада 1403 гомуми белем бирү оешмасы эшли, аларда 450 меңгә якын бала белем ала, шуларның 209 650 е - 1-4 сыйныф укучылары. 97,9% укучы кайнар ризык белән тәэмин ителгән, шул ук вакытта башлангыч сыйныф укучылары - 100%. 2021 елда башлангыч сыйныфларга укучының бер көндә бушлай туклану бәясе 53,41 сум тәшкил итә. Мәктәпләрнең 87%ы мөстәкыйль рәвештә туклану оештыра. Моннан тыш, республикада 17 муниципаль районда 183 мәктәпкә хезмәт күрсәтә торган 16 туклану департаменты эшли.

"Гамәлдәге чикләүләр аркасында төшке аш залын бер үк вакытта тутыра алмыйбыз, туклануны оештыру сыйныфлар буенча алып барганда гына  дистанцияне саклап була. Моның өчен без мәктәпләрнең эш режимын, расписаниесен үзгәрттек", - дип сөйләде мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әссадуллина. Шул ук вакытта кече сыйныф укучыларының күпчелек өлеше (68% ка якын) көненә ике тапкыр туклана, ә урта һәм өлкән сыйныфлар арасында бер тапкыр туклану өстенлек итә.

5-11 нче сыйныф укучыларын тукландыруга республика бюджетыннан субсидия бүлеп бирү каралган, аның күләме 2021 елда бер укучыга көненә 8 сум тәшкил итә. Муниципалитетлар карары буенча туклану өчен түләүдән азат ителә торган мәктәп укучылары категорияләре бар, аларны тукландыру муниципаль бюджет акчалары исәбеннән тәэмин ителә. Күпчелек районнарда күп балалы гаиләләрдән мәктәп укучылары һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар бушлай туклана.

Алсу Әссадуллина сүзләренә караганда, мәктәпләрдә азык-төлекнең сыйфатын һәм оештырылуын контрольдә тоту җайга салынган. Ашамлыкларның сыйфатын эчке бәяләүне көн саен бракер комиссиясе үткәрә. Контрольнең тагын бер төре - ата-аналарныкы. «Безнең төп бурыч - ата-аналар балаларыбызга сәламәт дөрес туклану күнекмәләрен тәрбияләү эшендә теләктәшебез булсын иде», - дип басым ясады мәгариф һәм фән министры урынбасары. 

"Безнең сыйныфның әти-әниләре еш кына мәктәп ашханәсенә йөри, тәкъдим ителә торган ризыкларның расланган менюга туры килүе, төшке аш залының санитар торышы, гигиена нормаларын үтәү белән кызыксына, - дип сөйләде Биектауның 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучысының әнисе, ата-аналар комиссиясе рәисе Лилия Төхфәтуллина, - минем кызым, нәрсә әзерлиләр, барысы да бик тәмле ди".

Яңа уку елы башыннан министрлык тарафыннан мәктәп туклануы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» ачылды. Бу чорда 193 шалтырату булган. Сораулар барыннан да бигрәк башлангыч сыйныф укучыларын бушлай тукландыруны оештыруга кагыла. Шулай ук еш очрый торган шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр арасында - ашамлыкларның температура режимы, түләүсез туклануда беренче ашларның булмавы, кайбер мәктәпләрдә буфет продукциясе һәм камыр ризыклары булмау, төшке һәм иртәнге ашка вакыт аз бирелү, ит ризыклары һәм ярымфабрикатлар әзерләү сыйфаты канәгатьләндермәү. Ата-аналар еш кына диабет, аллергия һ.б. белән авыручы балалар өчен махсус әзерләнгән меню булмауга да зарланалар. Алсу Ассадулина якын арада мондый меню барлыкка киләчәк, хәзерге вакытта документ килештерү уза, дип белдерде.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләре шулай ук мәктәпләрдә тикшерүләр уздырган. Любовь Авдонина ассызыклаганча, ведомство белгечләре еш кына суынган ризыклар һәм "ашалмаучанлык" кебек проблемалар белән очрашкан. Өстәвенә, балалар еш кына тәнәфесләрнең кыска булуы аркасында ашарга өлгерми кала.

Профильле комитет башлыгы Айрат Зарипов, депутатларның сайлау округларында мәсьәләне өйрәнү йомгакларын гомумиләштереп, берничә инициатива белән чыгыш ясады. Аерым алганда, авыл мәктәпләрендә мәктәп яны участокларында үстерелгән продукцияне (төрле яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр) файдалануның яхшы практикасы барлыкка килгән. Әлбәттә, бу төшке аш бәясен киметә һәм туклану рационын төрлеләндерергә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта мондый продукцияне сертификацияләү мәсьәләсе ачык кала.

Депутатлар фикеренчә, шулай ук азык-төлек блокларын ремонтлау һәм җиһазлау, ашханәләрнең төшке аш залларын киңәйтү республика дәрәҗәсендә системалы чишелеш таләп итә. «Безнең республикада мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар, ФАПлар төзү һәм ремонтлау буенча президент программаларын гамәлгә ашыру буенча бик яхшы тәҗрибә бар, - дип билгеләп үтте Айрат Зарипов, - безнең мәктәпләрдә азык-төлек блоглары һәм ашханәләр инфраструктурасын үстерү буенча аерым программа булдыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итәбез».

Барлык мәктәпләрнең диярлек, бигрәк тә авыл һәм ике сменалы мәктәпләрдә, "кадрлар кытлыгы" проблемасы бар. Пешекчеләрнең һәм ашханә хезмәткәрләренең хезмәт хакы түбән.

Фәрит Мөхәммәтшин коллегаларының игътибарын шулай ук барлык муниципалитетлар өчен бушлай туклану каралган ташламалы категорияләрне билгеләү өчен бердәм алымнар һәм критерийлар эшләү зарурлыгына юнәлтте. "Бу эш түгел, бер авылда өч балалы гаиләләр күп балалы дип санала, икенчесендә - дүрт бала белән", - диде ул.

Дәүләт Советы Президиумы карары мәктәпләрдә кайнар туклануны оештыру буенча конкрет тәкъдимнәр белән Хөкүмәт һәм республика хакимиятенең башкарма органнары адресына җибәреләчәк. Республика мәктәпләрендә кайнар туклану сыйфатын мониторинглау депутатлар тарафыннан дәвам иттереләчәк.

Президиум утырышында шулай ук Дәүләт Советының унтугызынчы утырышын оештыру һәм уздыру мәсьәләләре каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International