СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
Татарстанда республиканың мелиорация комплексын үстерүгә зур игътибар бирелә. Бу хакта бүген Санкт-Петербургның Таврический сараенда узган Россия Закон чыгаручылар Советы утырышы кысаларында «Дума-ТВ» телеканалына биргән интервьюсында Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов белдерде.
27
апрель, 2026 ел
Татарстан - авыл хуҗалыгы тармагы күрсәткечләре, шул исәптән фермерлык хәрәкәте үсеше буенча Россиядә алдынгы регионнарның берсе. Узган ел йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы продукциясе күләме беренче мәртәбә 400 млрд сумнан артып китте. Бу хакта Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Санкт-Петербургта «Вместе-РФ» телеканалына биргән интервьюсында әйтте. Исегезгә төшерәбез, Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Санкт-Петербургта, анда ул Россия Закон чыгаручылар Советы утырышында катнаша.
27
апрель, 2026 ел
Татарстан Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов бүген Санкт-Петербургның Таврический сараенда узган Россия закон чыгару органнары Советы утырышында катнашты. Монда 27 апрель - Россия парламентаризмы көне уңаеннан, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин федераль һәм төбәк парламентарлары җитәкчеләре белән очрашты.
27
апрель, 2026 ел
Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Санкт-Петербургка эш сәфәре кыла, анда ул Россия Закон чыгаручылар советы утырышында катнаша. Утырыш бүген төньяк башкаланың Таврия сараенда узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ