Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унтугызынчы утырышы ачылды

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе, 10:23

Бүген иртәнге сәгать 10 да алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унтугызынчы утырышы ачылды.

Унтугызынчы утырышның көн тәртибенә, Президиум карары нигезендә, 33 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 11 республика законы проекты (10 закон проекты - беренче укылышта, берсе - икенчесендә) һәм 15 федераль закон проекты.

Беренче укылышта карау өчен Дәүләт Советы комитетлары турында, транспорт салымы турында, шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында, күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында, хезмәтне саклау турында, мәдәни мирас объектлары, шулай ук Җир һәм Бюджет кодекслары турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары әзерләнде.

Моннан тыш, Буа районының аерым муниципаль берәмлекләренең территорияләре чикләрен үзгәртү турындагы закон проекты беренче укылышта каралачак.

Унтугызынчы утырышның көн тәртибенә органик продукция җитештерүне үстерү турында закон проекты кертелде. Органик продукция җитештерү өлкәсендә дәүләт сәясәтенең һәм республика дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләренең төп юнәлешләрен билгели торган документ Дәүләт Советы депутатлары Марат Әхмәтов, Азат Хамаев, Римма Ратникова һәм Таһир Һадиев тарафыннан кертелгән һәм беренче укылышта каралачак. Президиум карары буенча парламентарийлар тарафыннан эшләнгән закон проекты Дәүләт Советына узмаган сәяси партияләр  вәкилләре катнашында каралачак.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, “Татарстан Республикасында органик продукция җитештерүне үстерү турында” закон проектын карау өчен  утырышта 6 партиядән - “Справедливая Россия”, “Үсеш партиясе”, "Татарстан Республикасында социаль яклау" ЛДПР, “Яблоко”, «За правду» партияләре әгъзалары катнашачак. "Татарстан Республикасында социаль яклау" һәм «Яблоко» сәяси партиясе вәкилләренең утырышта чыгыш ясавы көтелә.

Икенче укылышка ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты әзерләнгән. Закон проекты "Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы" системасы аша тавыш бирү сайлау бинасыннан читтә тавыш бирү турында гариза бирү, шулай ук берничә көн рәттән сайлауларда һәм референдумнарда тавыш бирүне уздыру мөмкинлеген беркетә.

Унтугызынчы утырышта депутатлар 2020 елда полиция эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры хисабын һәм 2020 елда кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау турында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил докладын тыңлыйлар.

Парламент комитетлары рәисләре Светлана Захарова, Азат Хамаев, Шакир Яһудин һәм Лотфулла Шәфигуллин көн тәртибенә яңа мәсьәләләр кертү тәкъдиме белән чыктылар.  Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының унтугызынчы утырышының көн тәртибе киңәйтелде һәм 41 мәсьәләне үз эченә ала:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2. 2020 елда полиция эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры хисабы.

3. 2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча  вәкаләтле вәкил эшчәнлеге турында доклад.

4. «Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 
122-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

5. «Татарстан Республикасында гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 162-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

6. «Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 163-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7. «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 148-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8. «Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Буа муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 155-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында  (I укылыш).

9. «Татарстан Республикасында  органик продукция җитештерүне үстерү турында» 145-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында                    (I укылыш).

10. «Татарстан Республикасы Җир кодексына  үзгәрешләр кертү турында»  156-6 номерлы  Татарстан  Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

11. «Татарстан Республикасы Экология кодексының 1571 статьясына үзгәреш кертү турында» 166-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында  (I укылыш).

12. «Татарстан Республикасы Бюджет кодексының  24 статьясына үзгәреш кертү турында»  157-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

13. «Транспорт салымы турында»  Татарстан Республикасы Законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 158-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

14. «Татарстан Республикасында  шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында»  Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»  160-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

15. «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» Татарстан Республикасы Законының  2 статьясына үзгәреш кертү хакында»  159-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

16. «Татарстан Республикасында хезмәтне саклау турында»  Татарстан Республикасы Законына  үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасы закон актлары аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану хакында»         147-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

17. «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм  83 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 165-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

18. «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында» Татарстан Республикасы Законының 17 статьясына  үзгәрешләр кертү хакында» 161-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында       (I укылыш).    

19. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентына үзгәрешләр кертү турында.

20. «Халыкара медицина кластеры һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 732290-7 номерлы федераль закон проекты турында.

21. Татарстан Республикасы Хисап палатасына йөкләмә турында.

22. «Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләрен бүлешүне камилләштерүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 1088595-7 номерлы федераль закон проекты хакында (Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарының аерым вәкаләтләрен төгәлләштерү өлешендә).

23. Бер адрес буенча теркәлгән затлар турында белешмәләр алу тәртибен җайга салу мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенә Белгород өлкә Думасы мөрәҗәгате турында.

24. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына спутник элемтә челтәрләреннән файдалану кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» 1086353-7 номерлы федераль закон проекты турында.

25. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 1069106-7 номерлы федераль закон проекты турында (көчле алкоголь продукциясен полимер куллану савытында җитештергән һәм (яисә) әйләнештә йөрткән өчен административ җаваплылык билгеләү хакында).

26. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 4.6 һәм 32.2 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 1078993-7 номерлы федераль закон проекты турында (административ штраф билгеләү турында карар законлы көченә кергәнче аның ярты күләмен түләгән зат административ җаваплылыкка тартылган дип санала торган срокны исәпләп чыгару тәртибен билгеләү өлешендә).

27. «Россия Федерациясенең аерым закон актларына дәүләт органнарына еллык бухгалтерлык (финанс) хисабын тапшыру бурычын бетерү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» 1079338-7 номерлы федераль закон проекты турында.

28. «Россия Федерациясе Җир кодексының 4 статьясына һәм Россия Федерациясе Торак кодексының 9 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 1099064-7 номерлы федераль закон проекты хакында (законнарның кайбер нигезләмәләрен Россия Федерациясе Конституциясенә туры китерү өлешендә).

29. «Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законның 15 статьясына үзгәреш кертү турында» 1082226-7 номерлы федераль закон проекты хакында (хайваннарны мәдәни-тамаша максатларында файдалану өлешендә).

30. «Сугыш чоры балалары турында» 1085435-7 номерлы федераль закон проекты хакында.

«31. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 10 статьясына  үзгәреш кертү турында» 1099075-7 номерлы федераль закон проекты хакында (законнарның кайбер нигезләмәләрен Россия Федерациясе Конституциясенә туры китерү өлешендә).

32. «Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында» Федераль законның 8 статьясына үзгәреш кертү хакында» 1075492-7 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарының  социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге вәкаләтләрен арттыру өлешендә).

33. «Россия Федерациясенең аерым закон актларына наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр әйләнешенә бәйле эшчәнлекне гамәлгә ашыру өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 1078406-7 номерлы федераль закон проекты хакында.

34. «Россия Федерациясенең аерым закон актларына медицина әйберләре әйләнеше мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү турында»
1080292-7 номерлы федераль закон проекты хакында.

 35. «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законның 26 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 1078994-7 номерлы федераль закон проекты турында (югары уку йортларында күзәтчелек советларының вәкаләтләрен арттыру һәм попечительлек советларын булдыру үзенчәлекләре өлешендә).

36. «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законга һөнәри белем тармагында һөнәри стандартларны куллануны җайга салуны камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» 1076089-7 номерлы федераль закон проекты турында.

37. «Россия Федерациясендә сәнәгать сәясәте турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 945370-7 номерлы федераль закон проекты турында.

38. «Россия Федерациясенең аерым закон актларына дәүләт ихтыяҗларын һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алуларны гамәлгә ашыру тәртибен гадиләштерү һәм оптимизацияләү өлешендә үзгәрешләр кертү  һәм Россия Федерациясе закон актлары аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында» 1100997-7 номерлы федераль закон проекты хакында.

39. «2020 елгы UEFA футбол буенча Европа чемпионаты күчерелүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында» 1101029-7 номерлы федераль закон проекты хакында.

40. «Россия Федерациясе Бюджет кодексына йөкләмәләргә казначылык хезмәтләре күрсәтү, казна тәэмин ителеше һәм  бюджет мониторингы өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 1100181-7 номерлы федераль закон проекты хакында.

41. Төрлесеннән.

Сессия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте әгъзалары һәм башка рәсми затлар катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International