ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты икенче укылышта кабул ителде

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе, 14:22

ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында икенче укылышта кабул ителде.

ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты ТР Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан кертелгән иде һәм 2020 елның 26 ноябрендә беренче укылышта кабул ителде. Закон проектына икенче укылышка әзерләнү вакытында 87 төзәтмә кергән (ТР Үзәк сайлау комиссиясеннән, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетыннан һәм депутатлар Эдуард Шәрифиев, Артем Прокофьев, Хафиз Миргалимов һәм Александр Комиссаровтан). 5 төзәтмә кабул ителгән, 81 - кире кагылган, берсе автор тарафыннан алынган.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин закон проектын тәкъдим итеп, һәр төзәтмәгә җентекләп тукталды.

Кабул ителгән төзәтмәләр арасында - федераль законнарның үзгәрешләрен исәпкә алган нигезләмәләр. Аерым алганда, - чит ил территориясендә даими яшәү хокукына ия булган Россия гражданнарының территориаль сайлау комиссияләре әгъзалары булырга мөмкин дигән норма; сайлау алды агитациясе алып бару өчен түләүле эфир вакытын бирү тәртибен беркетүче, шулай ук матбугат мәйданын бирү тәртибен төгәлләштерүче нигезләмәләр.

81 кире кагылган төзәтмәләрнең 80 е КПРФ фракциясе депутатларыннан кергән. Депутатлар Артем Прокофьев, Хафиз Миргалимов һәм Александр Комисаров тарафыннан кертелгән төзәтмәләрнең иң күп санлы блогы рәттән берничә көн дәвамында сайлауларда, референдумда тавыш бирүне күздә тоткан нормаларга кагыла. КПРФ фракциясе әгъзалары мондый тәртипкә каршы чыгалар. "Күпкөнлек тавыш бирү нормасы пандемия вакытында барлыкка килде, ләкин вакытлы әйберләр еш кына  даимигә әйләнә, һәм хакимият бу тәртипне беркетергә карар кылган, - дип ассызыклады Артем Прокофьев, - әмма сайлаулар - процедура, һәм ул легитим булырга тиеш. Контроль булырга тиеш, ә бу шартларда ул мөмкин түгел. Контроль - сайлаучыларның сайлаулар нәтиҗәләренә ышанычы ул. Тавыш бирү бер көнне булырга тиеш ".

Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, әлеге төзәтмәләр федераль законнарга каршы килә. Күпкөнлек тавыш бирүне оештыру - ул хокук, әмма Үзәк сайлау комиссиясенең бурычы түгел, һәм мондый карар, заман таләбеннән чыгып кабул ителә. Моннан тыш, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, халык тавыш бирүнең күпкөнлек тәртибен хуплый.  

"Бу – турыдан-туры гамәлдә булган федераль закон, КПРФ фракциясенең бер юлы бар - федераль законнарга үзгәрешләр кертү турындагы закон чыгару инициативасы белән мөрәҗәгать итү", - дип йомгаклады Альберт Хәбибуллин.

Шулай ук сайлау комиссияләре әгъзаларын сәяси партияләр тарафыннан чакыртып алу тәртибе турындагы нормаларны төгәлләштерә, закон проектыннан сайлауларда һәм референдумнарда күзәтүчеләргә карата яңа таләпләрне (күзәтүчеләр булып актив сайлау хокукына ия гражданнар гына булырга мөмкин дигән), дистанцион электрон тавыш бирү һәм вакытыннан алда тавыш бирү мөмкинлеге турындагы нигезләмәләрне алырга тәкъдим итә торган төзәтмәләр федераль законнарга каршы килә..

Федераль закон нигезендә  сайлаучыларның, референдумда катнашучыларның почта аша, шулай ук дистанцион электрон тавыш бирү юлы белән тавыш бирү мөмкинлеге РФ Үзәк сайлау комиссиясе билгеләгән очракларда һәм тәртиптә каралырга мөмкин.

Вакытыннан алда тавыш бирүгә килгәндә, 67-ФЗ номерлы федераль закон нигезләмәләре ачык итеп түбәндәгеләрне яза: тавыш бирүдә катнашканда сайлаучыларның, референдумда катнашучыларның сәламәтлеген яклау өчен шартлар тудыру, Россия гражданнары тарафыннан сайлау хокукларын гамәлгә ашыру өчен максималь уңайлыклар булдыру, референдумда катнашу хокукы торак пунктларда һәм тавыш бирү урыннары һәм транспорт элемтәсе булмаган торак пунктларда (урыннарда) һәм башка урыннарда яшәүче сайлаучылар, референдумда катнашучылар өчен вакытыннан алда тавыш бирү хокукы булдыру максатларында Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе билгеләгән тәртиптә үткәрелергә мөмкин. "Сүз аларга бару бик нык уңайсыз булган районнар турында бара, мондый территорияләрдә яшәүче сайлаучылар өчен тавыш бирүне оештыру мөмкинлеге тудырыла", - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, КПРФ фракциясе депутатларының бу нисбәттән шөһбәләрен шәрехләп.

КПРФ фракциясе депутатлары тәкъдим иткән, тавыш бирү бинасыннан читтә тавыш бирү мөмкинлеген юкка чыгаручы (йорт яны территорияләрендә, гомуми файдаланудагы территорияләрдә һ.б). төзәтмәләр федераль закон нормаларын турыдан-туры боза, аның нигезендә бинадан читтә тавыш бирү РФ Үзәк сайлау комиссиясе билгеләгән тәртиптә һәм срокларда (шул исәптән вакытыннан алда, әмма тавыш бирү көненә кадәр җиде көннән дә иртәрәк түгел) уздырылырга мөмкин.

"Без комиссияләрне үз сайлау участокларында тавыш бирүне шул рәвешле үткәрергә мәҗбүр итмибез, киресенчә, мондый формалардан мөмкин кадәр күбрәк баш тартырга чакырабыз, - дип шәрехләде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, - без комиссияләргә эпидемиологик вәзгыятьтән чыгып мондый карарны кабул итәргә хокук бирәбез".

Депутат Эдуард Шәрәфиев сәяси партияләр белән мәгълүмати-консультатив чаралардан соң гына  берничә көн рәттән тавыш бирү турында карар кабул итү мөмкинлеген билгеләргә тәкъдим итте. Эдуард Шәрәфиев фикере буенча, бу Үзәк сайлау комиссиясе карарының легитимлыгын арттырачак. Әлеге төзәтмә шулай ук федераль законга каршы килә, чөнки тавыш бирүне берничә көн рәттән уздыру өчен сайлау комиссиясе карары гына җитә.

Татарстан Республикасы Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты 72 «әйе» һәм 8 «каршы» тавыш белән икенче укылышта кабул ителде.

Лингвистик экспертизадан соң республика Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты өченче укылышта карауга әзерләнәчәк, һәм кабул ителгәннән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка имза салуга юнәлдереләчәк.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International