Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил хисап тотты

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе, 15:58

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская 2020 елдагы эшчәнлеге  турында чыгыш ясады.

Сәрия Сабурская сүзләренә караганда, 2020 елда татарстанлылар үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча вәкилгә 5 859 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. Кеше һәм гражданның хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен бозу фактлары буенча гражданнарның 3 996 мөрәҗәгате кергән.

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына 76 меңнән артык мөрәҗәгать  кергән, шуларның 78 %ы инде хәл ителгән.

Республикада социаль ярдәм чараларын алучыларның шактый зур санына карамастан, ел дәвамында без, берничә мәртәбә Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 20 мартындагы Указы нигезендә билгеләнгән өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү алуга гражданнарның хокукларын тулырак тәэмин итү буенча чаралар күрүне таләп иттек, – диде Сәрия Сабурская.

 “Глонасс +112” БИС системасы аша 29 муниципаль берәмлектән социаль куркыныч хәлдә өлкән гражданның булуы турында 213 мөрәҗәгать кабул ителгән.

Инвалидларны социаль яклау турындагы законнарның үтәлешен тикшерү белән беррәттән, узган елда инвалидларны физкультура-савыктыру чаралары һәм спорт аша реабилитацияләү мәсьәләсе буенча аналитик эш алып барылган, физик культура һәм спорт мәсьәләләре буенча «түгәрәк өстәл» үткәрелгән.

COVID-19 таралуына каршы тору өчен республикада 17 меңнән артык медицина хезмәткәре җәлеп ителгән. Кызганычка каршы, чикләү чаралары шартларында республикада планлы медицина ярдәме күрсәтү вакытлыча туктатылган. "Шуңа күрә планлы амбулатория-поликлиника медицина ярдәме күрсәтү яңартылганнан соң, без татарстанлыларның «Халык контроле» системасы аша табиб-белгечләр кабул итүен озак көтәргә туры килүе турындагы зарларны аерым контрольгә алдык",  – диде ул.

Татарстан торак төзү буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында алдынгыларның берсе булып кала. Шул ук вакытта дәүләт яки муниципаль торак фондыннан торакка хокукны тануга кагылышлы шикаятьләр шактый.

"Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча төбәк операторлары эшчәнлегенә бәйле гражданнар мөрәҗәгатьләре ешрак килә башлады, – диде вәкаләтле вәкил, –. Шуңа күрә "Халык контроле" системасында "Каты көнкүреш калдыклары" юнәлешен кертергә карар кылынды. Шуннан соң ике ай эчендә контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү буенча 84, республиканың муниципаль районнарында каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча 66 мөрәҗәгать буенча проблемаларны оператив рәвештә хәл итәргә мөмкин булды".

2020 елның 5 ае эш нәтиҗәләре буенча Казанда, Бөгелмә, Түбән Кама, Питрәч муниципаль районнарында санкцияләнмәгән чүп-чарны бетерү чаралары күрелгән.

Гражданнарның хезмәт хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәләр үткәрелгән; пенсия яшендәге гражданнар, хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары, инвалид балаларның ата-аналары өчен хокукый белем бирүче тематик мәктәпләр оештырылган;  төзәтү учреждениеләрендә һәм муниципаль берәмлекләрдә хокукый ярдәм көннәре уздырылган. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә республиканың мәгариф оешмаларында кеше хокуклары буенча дәресләр уздырылган.

Дәүләт Советы мәгълүматны игътибарга алды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International