Территорияләрне комплекслы үстерү – халык файдасына

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе, 16:11

Бүген Дәүләт Советы утырышында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында республика законнарына үзгәрешләр кертү һәм күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында закон проектлары беренче укылышта кабул ителде. Ике документ та территорияләрне комплекслы үстерүне законнар белән җайга салуга кагыла һәм республика законнарын федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән. Закон проектларына төзәтмәләр 1 мартка кадәр кабул ителә, шуннан соң документлар икенче укылышта каралачак.

Әлеге закон проектлары территорияләрне комплекслы үстерү схемасын формалаштыру өчен хокукый база формалаштыра. Территорияне комплекслы үстерү турындагы федераль канунда региональ дәрәҗәдә регламентлаштырылырга тиешле 21 сылтама бар. Аларның 8е мәҗбүри.

"Бу территорияләрне яңартуга һәм шәһәр мохитенең яңа сыйфатын тәэмин итүгә юнәлдерелгән бөтенләй яңа институт", - дип ассызыклады Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин, закон проектларын тәкъдим итеп.

Профильле комитет башлыгы билгеләп үткәнчә, комплекслы үсешнең 4 яңа төре күздә тотыла: торак һәм торак булмаган төзелеш, корылмасыз территория, шулай ук хокук ияләре (җир кишәрлекләре һәм күчемсез милек объектлары) инициативасы буенча. Торак төзелеше территориясе критерийларына таләпләр җентекләп язылган. Аларны, күпфатирлы йортның тузуы дәрәҗәсеннән чыгып, төбәкләр үзләре билгеләячәк.

Федераль законнарга территорияләрне комплекслы үстерүне җайга салуның бердәм хокукый механизмын билгели торган үзгәрешләр кертелгән. Аның максатлары һәм төрләре, территорияне комплекслы үстерү турында карарлар кабул итү очраклары, шартнамәләр төзү һәм җир кишәрлекләрен яисә күчемсез милек объектларын территорияләрне комплекслы үстерү максатларында алу тәртибе җентекләп язылган.

ТР шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы законга үзгәрешләр кертү хакында республика закон проекты бу үзгәрешләрне исәпкә ала.

"Беренче закон проекты - шәһәр төзелеше эшчәнлеге буенча - шәһәр төзелеше документларын әзерләү һәм килештерү буенча аерым процедураларны гадиләштерүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр тәкъдим ителә, - дип билгеләп үтте Алесандр Тыгин, - монда территорияне планлаштыру документлары (планлаштыру проекты һәм ызанлау проекты); территориаль планлаштыру документлары (территорияне планлаштыру схемалары, җирлекләрнең һәм шәһәр округларының генераль планнары); җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре керә".

Аерым алганда, комплекслы үсеш турында карар кабул иткәндә генераль планга үзгәрешләр кертүнең гадиләштерелгән тәртибе күздә тотыла. Ягъни мондый үзгәрешләрне кертү генпланны үзгәртү турында өстәмә карар кабул итмичә гамәлгә ашырылачак.

Территорияне планлаштыру документларын әзерләү белән бәйле процедураларның срокларын 30 көннән 15 эш көненә кадәр кыскарту күздә тотыла.

«Территорияне комплекслы үстерү өлкәсенә законны үтәү дәрәҗәсендә регламентлаштырылырга тиешле бик күп процедура мәсьәләләре керә», - дип билгеләп үтте Александр Тыгин. Мондый процедура комплекслы үсеш турында карар кабул итүдән башлана. Мондый карарны гамәлгә ашыру тәртибе Министрлар Кабинетының норматив акты белән билгеләнәчәк. Комплекслы үсеш турында шартнамә  сатулашу нәтиҗәләре буенча төзелә. Сатуларның башлангыч бәясен билгеләү тәртибен Министрлар Кабинеты билгеләячәк.

Күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турындагы республика канунына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты территорияне комплекслы үстерү турында карар кабул ителгән территориядә урнашкан күпфатирлы йортта торак урыннар милекчеләре капиталь ремонт өчен кертемнәр түләүдән азат итүне күздә тота.  Шулай ук махсус счетларны алар булган очракта алга таба куллану тәртибе дә языла.

«Тулаем алганда, территорияне комплекслы үстерү институты төрле хокук тармаклары нормаларын үз эченә ала. Хәзерге вакытта Комитет эшендә торак төзелеше территориясе үсешендә гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итүгә юнәлдерелгән тагын бер проект бар. Мондый эш профильле Министрлык - төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык белән берлектә алып барыла», - дип сөйләде Александр Тыгин. 

Профильле комитет башлыгы хәбәр иткәнчә, депутатлар тәкъдиме буенча үзгәрешләр мониторингы буенча эш төркемен формалаштыру турында карар кабул ителгән, ул закон проектлары кабул ителгәннән соң ук булдырылачак. «Бу Хөкүмәт, профильле Министрлык белән бергә комплекслы үсеш механизмын регламентлаштыруны җентекләп эшләргә мөмкинлек бирәчәк», - дип ассызыклады Александр Тыгин.

Закон проекты депутатларда территорияләрне комплекслы үстерү, милекне яклау процессында гражданнар мәнфәгатьләрен яклау буенча шактый сораулар тудырды. Аерым алганда, депутатлар Альмир Михеев һәм Артем Прокофьев закон проектын кабул итүгә каршы чыкты.

"Сораулар аз түгел, әмма мин бүген профильле комитетны хупларга һәм закон проектын беренче укылышта кабул итәргә мөмкин дип санар идем, аны реаль эчтәлек белән тулыландыруга юл ачып", - диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, фикер алышуга йомгак ясап. Парламент башлыгы икенче укылышка әзерләнгәндә закон проекты өстендә бергәләп эшләүгә чакырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International