Республиканың халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында закона үзгәрешләр кертелә

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе, 16:12

Бүген Дәүләт Советы утырышында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында законның 3 һәм 83 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде. Документ капиталь ремонтка кертем түләүгә чыгымнарны компенсацияләүгә кагыла.

Исегезгә төшерәбез, ялгыз яши торган эшләмәүче җитмеш яшькә җиткән торак урыннар милекчеләренә – илле процент күләмендә, сиксән яшькә җиткән торак урыннар милекчеләренә – йөз процент күләмендә, шулай ук бергә яши торган пенсия яшендәге эшләмәүче гражданнардан һәм (яисә) эшләмәүче I һәм (яисә) II төркем инвалидларыннан гына гыйбарәт гаилә составында яшәүче җитмеш яшькә җиткән торак урыннар милекчеләренә – илле процент күләмендә, сиксән яшькә җиткән торак урыннар милекчеләренә – йөз процент күләмендә.

Шул ук вакытта бергә яши торган 60 һәм 55 яшькә җиткән (тиешенчә ир-атлар һәм хатын-кызлар) эшләмәүче, ләкин пенсия яшенә җитмәгән гражданнардан гына гыйбарәт гаилә составында яшәүче җитмеш яшькә җиткән һәм аннан өлкәнрәк булган торак урыннар милекчеләренең «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 83 статьясындагы 1 пунктында күрсәтелгән социаль  ярдәм чараларын алу хокукы саклана.

Закон проектын парламент сессиясендә документ авторы, Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова тәкъдим итте. Әлеге субсидияне алучылар аны алга таба да шул ук күләмдә алачак. Закон субсидия алучыларны аерым категориягә бүлеп һәм финанслау чыганагын - Татарстан Республикасы бюджетын билгеләп, техник характерда була.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International