Рөстәм Миңнеханов: «Республика федераль программаларда актив катнаша, бу ярдәм алырга мөмкинлек бирә»

2021 елның 3 марты, чәршәмбе, 14:41

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстаннан сайланган РФ сенаторлары һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары катнашында  киңәшмә узды. Республика икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү, Татарстанның федераль максатчан программаларда катнашуы һәм закон чыгару инициативаларын федераль дәрәҗәдә алга җибәрү буенча уздырырылган утырыш эшендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.

"Узган ел киеренке һәм интенсив булды, без пандемия шартларында эшләдек, узган сайлаулар һәм Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү шулай ук билгеле бер җаваплылык йөкләде, - дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов, 2020 елга нәтиҗәләр ясап, - хәзер безгә икътисадый үсешне тәэмин итү мөһим. Республика федераль максатчан программаларда актив катнаша, бу, үз чиратында, ярдәм алырга мөмкинлек бирә".

Татарстан Президенты депутатларга һәм сенаторларга башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм республиканың 2021 елда федераль программаларда һәм илкүләм проектларда катнашуын тәэмин итү, Россия Хөкүмәте белән эшне активлаштыру бурычын куйды. Парламентарийларга закон чыгару эшен дә көчәйтергә кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының закон чыгару инициативаларын гамәлгә ашыру мәсьәләсенә аерым тукталды. Аның әйтүенчә, узган ел Дәүләт Думасында Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан төрле елларда кертелгән (шуларның дүртесе 2020 елда кертелгән) 17 закон проекты каралган. Дүрт проект федераль законнарга әверелгән, тугызы кире кагылган; икесе Дәүләт Советы тарафыннан чакыртып алынган һәм икесе буенча эш бара. 2020 елда депутатлар һәм сенаторлар 26 инициативаның авторлары яки автордашлары булган. Фәрит Мөхәммәтшин хезмәттәшләрен закон чыгару мәсьәләләре буенча Дәүләт Думасының һәм Дәүләт Советының профильле комитетларының багланышларын көчәйтергә чакырды.

Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, гражданнар белән эшләү мәсьәләсе  актуаль булып кала. Узган ел депутатлар тарафыннан гражданнарны кабул итү саны арткан. “Бердәм Россия” партиясенең төбәк һәм җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәләрендә барлыгы 306 кабул итү уздырылган. Депутатларга 1200дән артык кеше мөрәҗәгать иткән. "Барлык мөрәҗәгатьләрнең дүрттән өч өлеше  уңай хәл ителде, калганнары буенча аңлатмалар бирелде, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, - бу – безнең депутатлар эшчәнлегенең мөһим өлеше".

2020 елда республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү һәм 2021 елга планнар турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.

Министр билгеләп үткәнчә, узган ел, барлык кыенлыкларга да карамастан, Татарстанда пандемиянең икътисадка йогынтысын киметү мөмкин булган. 2020 елда республика икътисадына җәлеп ителгән федераль бюджет акчалары арасында - федераль программалар, илкүләм проектлар, субсидияләр һәм субвенцияләр акчалары, шулай ук дәүләт корпорацияләренең, үсеш институтларының һәм федераль фондларның инвестиция программалары акчалары.    

Узган ел республика 28 дәүләт программасында (шул исәптән авыл территорияләрен комплекслы үстерүнең яңа программасы) һәм 50 федераль проектта тәкъдим ителгән. Быел, Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтүенчә, ике яңа илкүләм проект ("Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" һәм "Эчке су транспорты") гамәлгә ашырыла башлый, аларда безнең республиканың да катнашуы планлаштырыла.

Республика территориясендә 115 резидент эшли торган 5 алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе (ТОСЭР) төзелгән, 10 меңнән артык эш урыны булдырылган. Быел профильле министрлык ТОСЭРда эш урыннары санын ике тапкырга арттырырга, аларны 18 меңгә җиткерергә уйлый.

Россия Федераль Җыенына Татарстаннан сайланган депутатлар белән очрашулар инде традициягә әйләнде. Республикада  депутатлар җитәкчелегендә  17 эшче төркем эшли. Эш төркемнәре составына шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре дә керә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшче төркемнәр эшчәнлеген координацияләүне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин башкара.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International